ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль , 15:55

Яшелчә үсентеләре нигә "нечкәреп" үсә?

Кайчагында тәрәзә төбендә үсә торган яшелчә һәм чәчәк үсентеләре нечкәреп, озын булып үсеп китә. Моның сәбәбе берничә булырга мөмкин.

Яшелчә үсентеләре нигә "нечкәреп" үсә?
Яшелчә үсентеләре нигә "нечкәреп" үсә?

 

Беренчедән, үсентеләрне вакытыннан иртә чәчү. Һәр нәрсәнең үз тәртибе һәм вакыты бар, үсентеләр искәрмә түгел. Шуңа да яшелчәләрне тиешле график белән утырту таләп ителә.

Үсентеләрне тыгыз чәчү дә аларның озын булып үсүенә сәбәп булырга мөмкин. Чөнки һәр үсенте яктылык өчен көрәшәчәк. Нәтиҗәдә үсентенең үлүе дә бар.

Әгәр дә үсентеләр үсә торган бүлмәдә температура режимы дөрес көйләнмәгән икән, андый очракта да шул ук нәтиҗә булырга мөмкин. Үсентенең өске өлеше артык җылыда тиз үсә, ә тамыр өлеше кибәчәк. Шуңа да орлыклар шытып чыкканчы бүлмәдә температура 23-24 градус, яфраклар күренә башлагач, 14-16 градус җылы булырга тиеш.

Яктылык җитмәүдән үсентеләр кояшка тартылачак. Суны һәм ашламаларны да дөрес сибү мөһим. Артыгы үсемлекләргә зыян гына китерәчәк.
Чыганак:https://vk.com/wall-214119016_5661
Лиана Ханмурзина әзерләде.

Автор:Лиана Ханмурзина әзерләде.
Читайте нас: