Чара “Мөмкинлек турында сөйләү”, “Катнашуга илһамландыру”, “Проектларны тәкъдим итү” блокларын үз эченә алып, анда катнашучыларга грант конкурслары мөмкинлекләре турында күп файдалы мәгълүмат алу, идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлекләрен ачты.
Онлайн-бәйләнеш аша форумда катнашучы Проект офисы эксперты Дарья Викторовна Дворникова белән әңгәмә дә чарада катнашучылар өчен бик фәһемле булды. Ул биредә җыелучылар белән проектны ниндидер идеядән заявкага кадәр тапшыру, аны уңышлы гамәлгә ашыру турында тәҗрибә уртаклашты.
Чакмагыш гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы Эльвина Илдар кызы Яхина социаль проектлау нигезләре, проектларны ничек булдыру һәм аларны ничек презентацияләү турында сөйләде.
Форум ахырында йомгак ясалып, анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Бай программалы, эчтәлекле чара һәммәсе өчен дә бик кызыклы булды.
Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз.