Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 март 2025, 13:45

Террорчылык актларын кисәтү максатында

Террорчылык актларын кисәтү максатында Тайняш мәдәният йортында яшьләр өчен «Террорчылык – җәмгыятькә хәвеф» дигән хәвефсезлек дәресе үткәрелде.

Террорчылык актларын кисәтү максатында
Террорчылык актларын кисәтү максатында

Чара барышында китапханәче Гүзәл Ханова “террорчылык” сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары турында сөйләде, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерде. Теракт барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында әңгәмәләштеләр. Чара ахырында егетләр һәм кызларга бу афәткә каршы тору, аны кисәтү буенча белешмәләр таратылды.

Террорчылык актларын кисәтү максатында
Террорчылык актларын кисәтү максатында
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас