Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 24 марттан майга кадәр чистарту, төзекләндерү һәм территорияләрне яшелләндерү буенча санитар-экологик өмәләр үтә. Чакмагышлылар беренчеләрдән булып, өмәләргә дәррәү кушылып, узган шимбәдә кар тарату буенча субботникка чыкты. Чакмагыш районында әлеге өмә¬ләрне оештыру буенча оператив штаб төзелде һәм үткәреләчәк чаралар планы расланды. Бу уңайдан район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев болай диде: “Башкорт¬стан җитәкчесе башлангычы белән җәелдерелгән чараларның максаты – халыкның игътибарын тирә-юньне, чисталыкны саклауга юнәлтү. Экология өмәләре үткәрү турындагы чакыруга барлык пред¬приятиеләр, бюджет оешмалары белән бергә шәхси хуҗалыклар да, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә кушылды. Язгы чистарту эшләре торак пунктларына яңа сулыш өрә. Ихаталарыбыз, урамнарыбыз, авылларыбызның чисталыгы һәм матурлыгы шунда яшәүчеләрнең йөзен билгели. Без бит – тырыш халык. Пөхтәлек, чисталыкта да сынатмыйбыз. Ә чисталык, пакь¬лек – кешенең күңел көзгесе ул”. Үткән шимбәдә Чакмагыш районы предприя¬тиеләре, оешмалары, медицина һәм мәгариф учреж¬дениеләре, коммуналь хезмәтләр вәкилләре, район авыллары халкы – олысы да, кечесе дә экология өмәсенә чыкты. Бу көнне авыл биләмәләре дә активлык күрсәтте.