Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү, балаларны яңа уку елына әзерләү.
1 июльдән 31 августка кадәр теләгән һәркем аз керемле, күп балалы, тулы булмаган һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә мәктәпкә җыенырга ярдәм итә ала. Моның өчен канцелярия товарлары, язу һәм рәсем ясау өчен кирәк-яраклар, балалар иҗаты өчен җыелмалар сатып алырга һәм аларны «Гаилә» районара үзәкләренә тапшырырга кирәк. Барлык адреслар-Башкортстанның гаилә порталында. Шулай ук портфельләр һәм мәктәп формасы, дәреслекләр һәм сыйныфтан тыш уку өчен китаплар яңа яки яхшы хәлдә кабул ителә. Җәй ахырына барлык алынган хәйрия ярдәме халыкка социаль ярдәм учреждениеләрендә исәптә торучы гаиләләргә тапшырылачак.
фото: Башинформ