Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2025, 16:00

Җәй – төзекләндерү чоры

Подъездларда ремонт бара

Җәй – төзекләндерү чоры
Җәй – төзекләндерү чоры


Соңгы елларда Чакмагыш күзгә күренеп үзгәрде, матурланды: биредә юллар ремонтлана, йортлар төзекләндерелә, ишек алларында ремонт эшләре бара.
Болар "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнә. Агымдагы елда да күпфатирлы йортларны ремонтлауга бәйле буенча күләмле эш башкарыла. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычы белән 2019 елдан башлап күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасы эшли башлады. Подъездларны ремонтлау программасы старт алган елда районда 12 подъезд ремонтланды. Район үзәгендә урнашкан күпфатирлы йортларның подъездлары тәртипкә салынды. Район халкы үтенечләре буенча подъездларның тәрәзәләре, ишекләре яңартылды. Иске Калмаш, Имәнлекул авылларында урнашкан күпфатирлы йортлар да игътибарсыз калмады. Төзекләндерү эшләрен район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев шәхси контролендә тотты, эшләр җиренә җиткереп башкарылды. Әлеге йортларда яшәүче халык башкарылган эшләрнең күләменнән дә, сыйфатыннан да дә канәгать.
Быел планда – район үзәгендә 3 күпфатирлы йортның подъездларын тәртипкә салу. Аларның икесенә инде ремонт бара. “Алда эшләр күп, 2 күпфатирлы йортның подъездларын ремонтлыйсы бар”, – ди җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев. Аның сүзләренчә, бүгенгә Азатлык урамындагы 6,10 санлы йортларының подъездларына ремонт кергән. Әлеге вакытта уңган эшчеләр мастер Эдуард Мөхәммәтгалиев җитәкчелегендә Азатлык урамында 12,12/1 санлы йортларның подъездларын яңарта.
Тормыш-яшәешебезнең уңайлы, тирә-юнебезнең чиста-пөхтә булуы – авыр һәм җаваплы хезмәт ияләре булган торак-коммуналь хуҗалык эшчеләренең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкка хезмәт күрсәтә, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый.
Подъездларны комплекслы ремонтлау программасы республикада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2019 елдан бирле гамәлдә.
Бу программа старт алганнан соң 5 ел узгач, аның башлангыч нәтиҗәләрен ясарга мөмкин. 2019-23 елларда Башкортстанда күпфатирлы 2744 йортта 8171 подъезд ремонтланган. Шунысы мөһим: эшләрне финанслауны республика һәм муниципалитетлар тулысынча үз өстенә алды. Күрсәтелгән чорда подъездларны ремонтлауга гомум алганда 3,5 миллиард сум акча юнәлтелде, шуның 3,2 миллиард сумы – республика бюджеты акчалары, 330 миллион сумы – муниципалитетлар акчасы. Моннан тыш, Башкортстанда 5 ел эчендә 2,7 мең лифт алмаштырылды, бу - алдагы бишьеллык дәрәҗәсеннән 2,5 тапкырга артыграк.
2019 елда Башкортстанда күпфатирлы 1372 йортта 4001 подъезд ремонтланган, бу максатларга 1,4 миллиард сум акча юнәлтелгән; 2020 елда республикада 697 йорттагы 2180 подъездга 692,7 миллион сумлык ремонт ясалган; 2021 елда 115 йортта 312 подъезд ремонтланган; 2022 елда 310 йортта 920 подъезд төзекләндерелгән; 2023 елда күпфатирлы 276 йортта 758 подъезд ремонтланган.
2024 елда республиканың 5 муниципалитетында 39 күпфатирлы йортта 119 подъездга ремонт ясалган.

Җәй – төзекләндерү чоры
Җәй – төзекләндерү чоры
Җәй – төзекләндерү чоры
Җәй – төзекләндерү чоры
Җәй – төзекләндерү чоры
Җәй – төзекләндерү чоры
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас