Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 август 2025, 12:45

Чәчәкләр – матурлык чыганагы

Каразирек авылы мәдәният йортында «Гаҗәеп чәчәкләр дөньясы!» дип аталган чәчәкләр бәйрәме үтте.

Чәчәкләр – матурлык   чыганагы
Чәчәкләр – матурлык чыганагы

 Чара “Табигатьнең тылсымлы иҗаты” дип исемләнгән күргәзмәне караудан башланды. Анда авылныж уңган хатын-кызлар куллары белән ясалган иң матур чәчәкләр композицияләре һәм гөөләмәләр бәйләнмәләре тәкъдим ителде. Биредә кунаклар чәчәкләр үстерү һәм клумбаларны бизәү буенча тәҗрибә һәм киңәшләре белән уртаклаштылар. Чараны алып баручылар төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырдылар. Бәйрәм дәвамында чәчәкләр турында риваятьләр, әдәби әсәрләр искә төшерелде, җырлар һәм шигырьләр башкарылды. Конкурслар арасындагы тәнәфесләрдә үзешчәннәр һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Бәйрәм яраткан чәчәк бәйләме яки композициясе белән фотосессия үткәрү белән тәмамланды. Чәчәкләр бәйрәме игелек, матурлык һәм яхшы кәеф чыганагына әверелде.

Чәчәкләр – матурлык   чыганагы
Чәчәкләр – матурлык   чыганагы
Чәчәкләр – матурлык   чыганагы
Чәчәкләр – матурлык   чыганагы
Чәчәкләр – матурлык   чыганагы
Чәчәкләр – матурлык   чыганагы
Чәчәкләр – матурлык чыганагы
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас