Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар , 12:30

Сабыйларның теләге – уен мәйданчыгы

Чакмагыш авыл биләмәсенең Нариман авылында халык балалар өчен уңайлы уен мәйданчыгы булдыру яклы.

Сабыйларның теләге –  уен мәйданчыгы
Сабыйларның теләге – уен мәйданчыгы

 Җирле инициативаларны хуплау программасында биләмә дә яшәүчеләр быел шушы проект белән катнашалар. Күптән түгел әлеге темага балалар сурәтләре конкурсы оештырылды. Һәр сабый аны үзенчә күз алдына китереп, балалар мәйданчыгын, анда күңел ачучы бәхетле нарасыйларны сурәтләп,өлкәннәр күтәреп чыккан изге башлангычны тулысынча хуплауларын белдереп кенә калмыйча, пумала белән ак кәгазь битләрендә бизәкләр төшергәндә алда көтеләчәк сөенечләрен дә чагу төсләрдә күрсәтергә омтылганнар. Нариманлыларның яше-картының әлеге изге теләге, һичшик сез, чынга ашар һәм тиздән заманча җиһазландырылган уен мәйданчыгы шат сабыйлар тавышына күмелеп, авылга үзен чәлекле ямь өстәп торыр, дип ышанабыз

Сабыйларның теләге –  уен мәйданчыгы
Сабыйларның теләге – уен мәйданчыгы
Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас