Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 февраль , 19:15

Әфганчы яугирләр хөрмәтенә

Каразирек мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне алдыннан ике күркәм вакыйга булды.

Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә

Тәүдә биредә элек башлангыч мәктәп функциясен үтәгән бинада каһарман якташлары турында стендлар белән җиһазландырылган махсус бүлмә ачылды. Аның түрдәге диварында җирлектә яшәп, дан казанган шәхесләрнең портретлары урын алган. Сул якта исә Каразирек, Каргалы авылларында туып үскән Әфганстандагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан якташларының фоторәсемнәре эленгән. Биредә үк алар турында төрле мәгьлуматлар белән дә танышырга мөмкин. Тантанада интернационалчы яугирләр Ирек Бохаров, Ранис Исланов һәм Гаяз Заһидуллин сугышчан юллары турында хәтирәләре белән уртаклаштылар, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Район хәрби комиссары Марсель Рәфыйков бу изге урынның хәрби- патриотик тойгылар тәрбияләүдәге олы әһәмиятен бәһалады.  Мемориаль бүлмәне булдыруга иганә ярдәме күрсәткән "Победа" колператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Фәйрузов, крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары Адим Әхмәтов белән Нияз Котлыев, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимият башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов каһарман ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләр юллады. (Тулырак мәгьлуматны "Игенче" гәзите битләрендә укырсыз).

Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Әфганчы яугирләр хөрмәтенә
Автор: Фанис Амирханов
Читайте нас