ИГЕНЧЕ
+20 °С
Облачно
Төрлесеннән
7 Сентября , 04:58

Кышка борщ әзерләү

Кышка БОРЩ әзерләү

Кышка борщ әзерләүКышка борщ әзерләү
Кышка борщ әзерләү

 

Борщ өчен яшелчәләрне кышын чистартуга караганда, җәй көне бер тапкыр вакытны сарыф итү яхшырак.

Ингредиентлар:
Чөгендер-3 кг
Кишер — 1 кг
Татлы кызыл борыч-1 кг
Помидор -1 кг
Суган-1 кг
Сарымсак-1 баш
Шикәр-250 г
Тоз — 3 аш кашыгы.
9% серкә — 150 мл
Иссез көнбагыш мае – 250 мл

Хәзерлек: Чөгендер белән кишерне, помидорны  эре угычта уарга. Татлы борычны һәм суганны шакмаклап турарга. Барлык яшелчәләрне зур кастрюльгә салырга. Шикәр, тоз, үсемлек мае һәм серкә өстәргә. Яхшылап болгатырга.

Серкә шундук өстәлә-шуның аркасында чөгендер үзенең матур  төсен саклый.
Яшелчәләрне плитәгә куярга һәм кайнатырга. Кайнаганнан соң утны киметергә һәм вакыт-вакыт болгатып, 25-30 минут пешерергә. Сарымсакны уарга , сүндерергә 5 минут кала өстәргә.

♨ Кайнар заправканы стерильләштерелгән банкаларга ябып, тулысынча суынганчы төрергә.


📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

Чыганак: Мин хатын-кыз каналы

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас