

1️⃣ Уңышны җыеп бетергәч үк теплицада булган бөтен нәрсәне чыгарыгыз. Үсемлек калдыклары, яфрак-сабаклар, чүп үләннәре, бәйләвечләр, черегән яшелчәләр – бер нәрсә дә калдырмагыз. Әгәр үсемлекләр авырган икән, аларны компостка салмагыз — яндырыгыз яки бакчагыздан читкә түгегез. Шулай ук анда булган эш коралларын, кирәк-яракларны юыгыз, дезинфекцияләгез.
2️⃣ Патоген микроорганизмнар һәм күгәрекне бетерүнең иң нәтиҗәле ысулы – теплицаны күкерт шашкасы белән төтәтү икәнен генә искәртеп узабыз.
Төтен барлык тишек-тошыкларга һәм, хәтта, туфракның өске катламына кадәр үтеп кереп, 100% дезинфекция ясый. Әмма катгый рәвештә инструкция буенча эш итү зарур:
👉🏻 төтене кеше өчен зарарлы – перчатка һәм респиратор киегез;
👉🏻 теплицаны тулысынча герметизацияләгез – ишек-форточкаларны һәм вентиляция тишекләрен ябыгыз;
👉🏻 шашканы яндырып җибәрегез һәм тиз арада корылмадан чыгыгыз;
👉🏻 теплицаны 5-7 көн ябык килеш тотыгыз – шул вакыт эчендә төтен туфракка үтеп, авыру чыганакларын юк итәр.