+14 °С
Облачно


КИРӘК: 1 КИЛО ТАТЛЫ БОРЫЧ, 1 КИЛО ПОМИДОР, 500 Г БАШЛЫ СУГАН, 3–5 АШ КАШЫГЫ ҮСЕМЛЕК МАЕ, ТӘМЕНЧӘ ТОЗ ҺӘМ ШИКӘР КОМЫ, 2 АШ КАШЫГЫ 9 ПРОЦЕНТЛЫ АШ СЕРКӘСЕ, 1 ЧЕМЕТЕМ ТӨЕЛГӘН КАРА БОРЫЧ.
Помидорны юып, иттарткыч аша чыгарабыз. Татлы борычны – озынча итеп, башлы суганны ярым боҗра рәвешендә юка гына турыйбыз. Яшелчәләрне кәстрүлгә салып болгатабыз. Үсемлек мае, тоз, шикәр комы, төелгән кара борыч өстәп, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, салмак кына утта 1 сәгать пешерәбез. Әзер булырга 5 минут кала, серкә өстибез. Әзер лечоны парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Өстенә җылы әйбер каплап, 1 тәүлек тотабыз.
Роза Михайлова рецепты