

Муниципаль район хакимиятендә ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмәдә җылылык бирүгә әзерлек турында фикер алыштылар.
Җәйге чорда районда бу юнәлештә зур эш башкарылды. Җаваплы хезмәтләр дистәләгән чакрым челтәр әзерләделәр, күпфатирлы йортларда һәм социаль учреждениеләрдә җылыту системасын тикшерделәр. Быел райондагы магистраль җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясау аеруча мөһим булды. Ремонтны «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча үткәрделәр. Бу 780 метр яңа җылылык трассасы, ул күп фатирлы йортларны һәм социаль объектларны тәэмин итә.
Коммуналь хезмәтләр эшләрен төгәлләделәр һәм җылылыксезонына аяк басарга әзер.