

Комиссия эшендә Русия Эчке эшләр министрлыгының БР буенча беренче районара салым инспекциясенең физик затлар керемнәренә салымны һәм иминият кертемнәрен камераль тикшерүләр бүлеге башлыгы урынбасары, район буенча республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге территориаль бүлегенең хезмәт буенча белгече, финанс идарәсенең исәп, хисап, керемнәр бүлеге башлыгы урынбасары, Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районындагы вәкилләре, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары катнашты.
Утырыш барышында «Формаль булмаган мәшгульлек» мәгълүмати – күчмә чарасы (мониторинг) нәтиҗәләре турында мәгълүмат каралды.
Эш төркеме утырышы йомгаклары буенча юридик затларга хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан да ким түләмәү, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү, гражданнарның хезмәт хокукларын һәм ирекләрен чикләүне булдырмау буенча чаралар күрү тәкъдим ителде.