ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
13 август 2021, 11:59

Республика халкына коронавирустан ревакцинация ясату турында нәрсәләрне белү мөһим

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары белән берлектә кабат прививка ясату турында иң мөһим сорауларга җавап бирәбез.

Республика халкына коронавирустан ревакцинация ясату турында нәрсәләрне белү мөһим
Республика халкына коронавирустан ревакцинация ясату турында нәрсәләрне белү мөһим

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары белән берлектә кабат прививка ясату турында иң мөһим сорауларга җавап бирәбез.

1. Нәрсә ул ревакцинация һәм ул ни өчен кирәк?

– Аерым төр вакциналарны бер генә эшләтәләр дә, гамәлдә алар гомер буена безне чирдән саклый. Мәсәлән, полиомиелиттан. Башкаларының да йогынтысының үз вакыты бар. Әйтик, кызамыктан (корь) прививканы ун елга бер, талпан энцефалитыннан – һәр өч ел саен, ә грипптан елга бер тапкыр ясаталар. Шуннан соң антитәнчекләр саны кими. Ревакцинация – ул яңадан тыныч һәм хәвефсез яшәү өчен кабат ясала торган прививка.

2. Коронавирустан кайчан ревакцинация ясарга кирәк?

– Шушы көннәрдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакциналану буенча яңа вакытлы тәкъдимнәр чыгарды. Анда әгәр күмәк иммунитет юк икән, ягъни өлкән яшьтәге халыкның 60% тан артыгы прививка ясатмаган булса, “ашыгыч ревакцинация” кагыйдәләре эшли, ягъни ярты ел саен прививка ясатырга кирәк булачак, дип язылган. Эпидемия кимүгә, елга бер тапкыр вакциналаштырырга мөмкин булачак. Бу “рутина режимы” дип атала. Ярты ел аралык вакцинаның икенче компоненты кертелгән вакыттан исәпләнә. Мәсәлән, сез беренче компонентны 2021 елның 1 мартында ясаткансыз, ди. Бу очракта инде 22 сентябрьдән соң ревакцинация үтәргә хокугыгыз бар.

3. Бу бушлаймы?

– Әйе, беренче вакцинация кебек үк, ревакцинация дә түләүсез үткәрелә.

4. Ревакцинацияне кайда узарга була?

– Теләсә кайсы прививка пунктында, алар республика буенча 200 дән артык. Шәһәр һәм районнарда алар дәваханәләрендә һәм поликлиникаларда урнашкан. Ревакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша; 122 – колл-үзәкнең бердәм телефоны буенча; поликлиникадагы регистратура саннарын җыеп, язылырга мөмкин. Уфа һәм Стәрлетамакның эре сәүдә үзәкләрендә, шулай ук башкаланың “Торатау” конгресс-холлында прививка үзәкләре эшли, анда “тере чират” тәртибендә прививка ясатырга була.

Бу мөһим! Үзең белән паспортың һәм медицина полисың булырга тиеш. Ревакцинация алдыннан антитәнчекләргә тест тапшырырга кирәкми!

5. Ревакцинацияне нинди вакцина белән ясыйлар?

– Ревакцияне Русиядә теркәлгән вакциналарның теләсә кайсы белән үткәрергә була, әмма табиблар “Спутник Лайт”ны кулланырга киңәш итә. Бу – “Спутник V”ның җиңеләйтелгән төре, ул икенче доза препарат кертүне таләп итми. Ягъни ярты елга тагын бер тапкыр иммунитетка ия булу өчен сезгә прививка ясату үзәгенә ике тапкыр түгел, ә бер тапкыр барырга кирәк булачак. “Спутник Лайт” вакцинасын кадату 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге элек вакциналану үткән яки авырган кешеләр өчен күрсәтелгән. Бу төр вакцинадан соң беренче-икенче тәүлекләрдә җиңелчә тән температурасының күтәрелүе (38,5 градустан югарырак түгел), мускул һәм буыннар авыртуы, арыганлык, баш авырту, укол урыны авыртып тору кебек хәл-торыш күзәтелергә мөмкин. Барлык симптомнар, гадәттә, ике-өч көн эчендә бетә. Шушы көннәрдә Башкортстанга “Спутник Лайт” вакцинасының чираттагы зур партиясе – 17 мең доза кайтарылган. Аларны прививкалар ясату пунктлары буенча тараттылар.

6. “Спутник Лайт”белән үз ниятләвең буенча гына прививка ясатырга ярыймы?

– Табиб билгеләве буенча ярый, теләсә кайсы очракта да бу ике түгел, ә бер доза вакцина булачак, шуңа күрә иммунитет та көчсезрәк булачак. Башка прививкалар кебек үк, “Спутник Лайт” вакцинасын кадатканнан соң антитәнчекләр барлыкка килү өчен гадәттә ике-өч атна вакыт үтә.

6. Прививкадан соң мин чирләмимме?

– COVID-19 га каршы вакцина ПЦР-тестның яки антигенга лаборатория тестының уңай нәтиҗәсен күрсәтми. Вакцина кешеләрдә актив авыру формалаштырмый, ә бары иммун җавап тудыра. Вакциналанганнан соң сез коронавирустан үлмәячәксез һәм реанимациягә эләкмәячәксез. Практика күрсәткәнчә, кешеләр вакцина кадатканнан соң бик сирәк авырый, ләкин авырган хәлдә дә чирне җиңел һәм үлем нәтиҗәсез кичерәләр.

Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: