ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
6 сентябрь 2021, 14:20

Буыннарда сакланырлык хәтер яңартылды

Һәр чорның үз геройлары була. Туган авылыңда тарих битләренә кереп калырлык истәлек калдыру геройлык түгелмени? Сүзебез Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан кайтып гүр ияләре булган авылдашлар, сугыш чоры балалары хөрмәтенә Сыйрышбаш авылында реконструкцияләнелгән сугышчылар һәйкәлен кабаттан ачу турында. Бу авылдан баһадирдай 241ир-егет һәм 2 хатын-кыз сугышка киткән, шуларның 126ына гына яу кырыннан кире әйләнеп кайту бәхете елмайган. Сыйрышбаш буенча сугыш еллары балалары 373 кеше, шулар хисабыннан 146сы – ятим балалар, ягъни әтиләре сугышта үлеп калганнар.

Барлык адәм балалары шушы истәлекне – үткән тарихыбызның эзләре һәм бердәнбер ядкаре булган һәйкәлләрне сакларга һәм якларга тиеш, чөнки ул безнең тормышыбызның үткәне һәм киләчәк буын өчен олы мирас.

“Атайсал” проекты кысалаларында оештырылган тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасының 6нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Атайсал” проектында беренчеләрдән булып катнашкан Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы, Сыйрышбаш авылыннан чыккан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, күренекле якташыбыз, Сыйрышбаш авылында туып үскән икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, БАССРның атказанган фән эшлеклесе һәм башка бик күп титул-дәрәҗәләргә ия булган Касыйм Назыйф улы Йосыпов, Дүртөйле,Чакмагыш, Кушнаренко һәм Борай районы мөселманнары имам- ахунды Рамил хәзрәт Исәнбирдин, авыл халкы, кайткан кунаклар, мәктәп укучылары катнашты.

Язманың тулы варианты "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: