ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
14 декабрь 2021, 16:20

Барлык таләпләр төгәл үтәлсен өчен

Республикада һәм шул исәптән районыбызда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиологик хәл әлегә тотрыклы торса да, яңа коронавирус инфекциясенең “омикрон” дигән яңа штаммы килеп чыгуы турындагы хәбәрләр күңелгә шом сала. Социаль дистанция, битлек киеп йөрү режимы, вакцина ясатып, коллектив иммунитет булдыру – чирдән саклану юлларының бердән бер ысулы булып кала. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан вирус таралуга каршы тору максатыннан әлеге профилактика чараларының төгәл үтәлүе аеруча мөһим. Муниципаль район хакимиятендәге оператив штабның узган чираттагы утырышында көн тәртибенә шушы һәм башка мөһим мәсъәләр чыгарылды һәм каралды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, эшкуарлык мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Эрнст улы Саньяров, район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, эчке эшләр бүлегенең административ күзәтчелек инспекторы Лиана Рим кызы Газизова һәм башкалар катнашты.

Иң тәүдә районыбызда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы хәлләр, район халкын вакциналау барышы турында район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова хисап тотты. Мәгълүматлар буенча, районда коронавирус белән чирләүчеләр саны бераз кими төшүе күзәтелә, табибларны өйгә чакырулар да кимегән. Ләкин, баш табибә әйтүенчә, соңгы вакытта аеруча балалар грипп һәм башка сезонлы вируслы йогышлы чирләр белән күпләп авырый.

Медикаментлар һәм вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылып тора. Шулай ук Алина Фаил кызы оператив штаб утырышы үткән 13 декабрь көненә район үзәк дәваханәсендә вакцинаның барлык төрләре дә (“Спутник V”, “Спуник Лайт”, КовиВак, Гам-Ковид-Вак”) барлыгын хәбәр итте.

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: