ИГЕНЧЕ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
9 февраль 2022, 16:36

Вакциналау – коронавирус инфекциясеннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы

Вакциналау чирләмичә һәм ковидның авыр нәтиҗәләрен кичермичә кешеләргә иммунитет алырга ярдәм итә, дип исәпли республика психиатрия дәваханәсенең санитария-эпидемиология бүлеге мөдире Екатерина Манцурова.

Вакциналау – коронавирус инфекциясеннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы
Вакциналау – коронавирус инфекциясеннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы

“Хәзерге вакытта иммунитет торышы ягыннан халыкның иң якланмаган төркеме – ул балалар. Әгәр дә өлкәннәр 2020 елда ук прививка ясата башласа, балалар яңа гына. Алар вируска каршы тотрыклылыкны бары тик табигый юл белән генә алдылар. Чирнең беренче дулкыннарында балалар авырмады, диярлек. Әмма вирусның яңа штаммы балаларга көчлерәк йогынты ясый. Шул ук вакытта авыруның җитди нәтиҗәләре булырга мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәр тарафыннан тикшерелгән ышанычлы вакцина булганда, нигә аның балалар өчен авыр йогынтысын көтәргә?!

“Спутник М” – ул шул ук “Спутник V”, тик ул яшүсмерләрдә максималь иммун җавап табу өчен киметелгән дозада. Еш кына кешеләр аның тере кисәкләрдән тору-тормавы хакында борчыла. Препарат биотехнологик юл белән алынган, анда вирусның сау элементлары да, үле элементлары да юк”, – дип аңлатты эпидемиолог.

Башкортстанга гыйнвар азагында 12-17 яшьлек балалар өчен 2,8 мең доза “Спутник М” вакцинасы кайтарылган, хәзерге вакытта партия тотынылып бетеп килә: 2,5 мең яшүсмергә прививка ясалган. Яшүсмерләр өчен вакцинаның яңа партия кайтарылуы көтелә. Кечерәк яшьләрдәге балалар өчен вакцина әлегә эшләнмәгән.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсем чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: