ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
25 март 2022, 12:40

Даруларга кытлык булмаячак

БСТ каналында Елена Прочаковская алып баруында брифинг узды.

Даруларга кытлык булмаячак
Даруларга кытлык булмаячак

БСТ каналында Елена Прочаковская алып баруында брифинг узды. Чарада мөһим көнүзәк мәсьәләләр каралды. Дарулар җитәрме, аларга хаклар артырмы, диспансерлау үтә башлау әле җайга салынганмы, аны кайчан башларга була һәм ашыгыч ярдәм бригадалары препаратлар белән җитәрлек тәэмин ителгәнме, алар һәр вакыт беренче ярдәм күрсәтергә әзерме, кебек сорауларга Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җавап бирде.

         Аның әйтүенчә, дарулар сатып алу буенча кыенлыклар тумаячак. Ә менә хаклар арту мәсьәләсе бүгенге көндә күзәтелеп, контрольдә тотыла. Кешеләр яшәү өчен үтә кирәкле препаратлар белән тәэмин ителү турындагы,  сорауга ул андый дарулар барлык даруханәләрдә дә булачак, ә хакларын дәүләтебез көйли, дип җавап бирде. Мондый препаратларның тулы исемлеге Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында бар. Бу исемлеккә кертелмәгәннәренең бәяләрен, кызганычка каршы, җайга сала алмыйбыз, диде. Чит илләрдән кертелә торган дарулар белән тәэмин ителүдә дә кыенлыклар көтелми.  Үзебезнең республикада да дарулар җитештерү көйле бара,шулай булгач, алар  барысына да җитәчәк. Диспансерлау мәсьәләсенә дә тукталып, Сәламәтлек саклау министры планлы медицина комиссияләрен үтү күптәннән аякка бастырылуын, ә диспансерлау февраль уртасыннан ук баруын  билгеләп үтте. Ковид  белән авырып терелүчеләр өчен дә диспансерлау үтү бара. Максим Забелин якташларыбызны дарулар бетә дип көяләнмәскә чакырды, чөнки бездә препаратлар белән тәэмин итү буенча кыенлыклар  булмаячак.  Ил һәм республика Башлыклары барлык тармакларны да контрольдә тота, ә кузгатылган паника – ул ясалма ажиотаж гына, дип белдерде.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: