ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
17 Май 2022, 15:30

Коронавирус көчәюгә юл куймаска

Кичә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча  чираттагы оператив штаб утырышы үтте. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.

Коронавирус көчәюгә юл куймаска
Коронавирус көчәюгә юл куймаска

 

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова, икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Соңгы мәгълүматлар буенча, коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны башлану куркынычы югары. Белүебезчә, короновирус инфекциясеннән төп саклану чарасы – аңа каршы прививка ясату.  Утырыш барышында халыкны ревакцинацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә авырулар саны, сәүдә объектларында эпидемиягә каршы чаралар үтәлеше белән бәйле хәлләр тикшерелде.

Оператив штаб утырышлары алга таба да дәвам итәчәк.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: