Республика табиб-физкультура диспансеры терапевтына приёмга – 584, район үзәк дәваханәсе хирургына – 355 кеше килгән, гинекологка 247 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, 246 хатын-кыз маммография, 246 кеше флюорография үткән.
Шикәр һәм холестеринга анализларны 584 кеше тапшырган, 49 кешенең канында шикәр дәрәҗәсе югары дип табылган, 93 кешенең холестерин күрсәткечләре югары булган.
584 райондашыбыз ЭКГ тикшеренүләр үткән, эндокринолог тарафыннан 152 кеше каралган. Барлык гражданнарга ачыкланган социаль әһәмиятле авырулар белән диагнозны төгәлләштерү өчен республиканың төрле медицина учреждениеләренә юллама бирелгән, аларга дәвалау билгеләнеп, киңәшләр бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, “Сәламәт республика – сәламәт төбәк " акциясе Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычында үткәрелә.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Фото һәм мәгълүмат район үзәк дәваханәсе баш табибы Сергей Тарасовның социаль челтәрләреннән алынды.