2023 елда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә барлык финанслау чыганакларыннан 106.9 млрд сум акча юнәлтелгән. "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында матди-техник базалар яңартыла, ягъни медицина ярдәме инфраструктурасы үсеш ала. 2023 елда 98 данә тиз төзелә торган модуль конструкция ФАПлар сатып алынган һәм урнаштырылган. 1,3 млрд.сумлык 4 233 берәмлек медицина җиһазы һәм 203 млн. сумлык 185 автомобиль сатып алынган.
Модернизация программасы кысаларында Чакмагыш районында да сменага 250 кешене кабул итәргә сәләтле булган заманча поликлиника сафка бастырылды, барлыгы 73 фельдшер-акушерлык пункты сатып алынды һәм урнаштырылды.
“Безнең дүрт миллион кеше яшәгән республикабыз өчен бу тема аеруча әһәмиятле, чөнки төбәк халкының өчтән береннән артыгы авыл җирендә яши. Мин өч ел элек районнар буйлап йөри башлагач, фельдшер-акушерлык пунктларының төрле биналарда урнашканын күрдем, ә алар бездә барлыгы – 1 960. Озак вакыт бу объектларга бөтенләй тиешле игътибар бирелмәгән, шуңа күрә без төзекләндерү таләп иткән ФАПларны алмаштыру бурычын куйдык. Без Русия Президенты Владимир Путинга беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасын башлап җибәргәне өчен рәхмәтле. Бу матди яктан ныгытылган җитди документ. Аңа ярашлы, 2025 елга кадәр Башкортстанга 18 млрд сум юнәлтеләчәк”, – Радий Хәбиров.
Безнең бурыч–медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм ерак авылларда яшәүчеләр өчен дә уңайлы итү.
Соңгы биш елда Башкортстанда сәламәтлек саклау тармагы зур үзгәрешләр кичерде, камиллләште һәм яңа дәрәҗәгә чыкты.
Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында 2019 елдан башлап 8 заманча поликлиника, 1 район үзәк дәваханәсе, 2 дәвалау амбулаториясе, 37 капиталь фельдшер-акушерлык пункты төзелгән.
2022 елда чакмагышлылар өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды – район үзәгендә заманча поликлиника беренче пациентларны кабул итә башлады.
Яңа поликлиника “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм төбәк Хөкүмәтенең ярдәме белән төзелде. Дәвалау учреждениесе сменага 250 кеше кабул итә ала. Аның корпусында өлкәннәр һәм балалар хезмәтләндерелә.
“Бүгенге көндә заманча поликлиника чакмагышлыларны тиешле медицина ярдәме белән тәэмин итә. Барлык тикшеренүләр заманча җиһазларда кулланып үткәрелә. Поликлиника күптөрле заманча диагностикалау җиһазлары: колоноскопия, бронхоскопия, видеогастроскопия, югары технологияле лор аппараты, аудиометрия, назофарингоскоп һәм башка җайланмалы аппаратлар белән тәэмин ителгән”, – ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары, җәмәгатьчелек фикере лидеры @Урал Ирназаров.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелгән объектка 400 миллион сум тирәсе акча юнәлдерелгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның декабрендә Чакмагыш районына эш сәфәре вакытында яңа поликлиникада да булды. Республика башлыгы табиблар кабинетларын, операция блогын, рентгенология бүлеген карап чыкты, персонал белән аралашты. Төбәк башлыгы ул вакытта барлык биналарны республиканың барлык медицина учреждениеләре өчен бердәм стильдә рәсмиләштерергә, шулай ук пациентларны маршрутлаштыру турында уйларга кушты.
“ Поликлиника бик уңайлы килеп чыккан! Ә иң мөһиме – Чакмагыш халкына заманча дәвалау алу өчен йөз чакрым ераклыкта урнашкан дәваханәләргә йөрү ихтыяжы юк”, – Радий Хәбиров.
Әлбәттә, яңа дәвалау учреждениесе ачылуын медицина хезмәткәрләре генә түгел, район халкы да көтеп алды.
Без бу бүләкне 20 елдан артык көттек. Киң коридорлар, иркен кабинетлар... Хәзер ул республиканың иң заманча медицина учреждениеләренең берсе, аңа хәтта шәһәр халкы да көнләшерлек”, – ди чакмагышлылар.