+2 °С
Кар
Табиб-педиатр Миләүшә Фәргать кызы Сәгъдиева 2022 елда Башкортстан дәүләт медицина университетын тәмамлап, үзенең хезмәт юлын безнең дәваханәдә башлый. 2024 елда "Аллергология" белгечлеге буенча белемен арттырган. Шушы көннәрдә дәвалау учреждениесендә тагын бер яңа табибә эшли башлады. Алсу Илнур кызы Миһранова Чакмагыш авылында туып-үскән, 2024 елда Башкортстан дәүләт медицина университетының “Дәвалау эше” факультетын тәмамлаган. Диплом алгач, үз эшен туган районында дәвам итәргә була. Район үзәк дәваханәсендә ул участок табиб-терапевты булып хезмәт юлын башлаган. Яңа табибларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телик!