Республиканың саулык саклау өлкәсендә соңгы үткән елларның төп казанышы булып дөньяга килгәннән соңгы көтелгән гомер озынлыгының артуы тора. Чөнки нәкъ менә шушы күрсәткеч тармакның нәтиҗәле эшчәнлеген исбатлый. 5 ел элек фаразланган гомер озынлыгы 70 яшь иде. Хәзер инде ул 73,2 яшькә күтәрелде. Төбәктә 2030 елга аны 78 яшькә җиткерү бурычы куелды.
Моңа уңай йогынты ясаган факторлар исәбендә төрле чирләрдән үлү очраклары кимү булышлык итте. Тәү чиратта ул кан әйләнеше авыруларыннан, яман шештән үлемнәрне һәм яңа туган балалар үлемен киметү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге белән турыдан-туры бәйле.
Янә шуны да әйтү артык булмас, Башкортстанда медицина һәркем файдалана алырлык, югары технологияле һәм заманча була бара. Үткән елда төбәкнең сәламәтлек саклау тармагына барлык финанслау чыганакларыннан 106,9 млрд. сум юнәлтелгән. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә дәвалау учреждениеләренең матди-техника базалары яңартыла, дисәк медицина ярдәме инфраструктурасы яхшыра. 2023 елда гына да районнар авылларына 84 фельдшер-акушерлык пунктлары кайтарып җиһазланган.
Район җитәкчелеге тарафыннан халыкка югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсе үсешен тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бүленә. Мниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев дәваханә коллективы белән даими очраша, бу чаралар барышында көнүзәк мәсьәләләр ачыкланып, аларны хәл итү юллары карала.
Күптән түгел район хакимияте башлыгы янә дәваханә коллективы белән эшлекле очрашу үткәреп, медицина учреждениесе эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм җирлегебездәге сәламәтлек саклау өлкәсенең мөһим күрсәткечләре турында турында әңгәмәләште. Чарада хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәм дәвалау учреждениесе табиблары катнашты. Тәүдә үзәк дәваханәнең баш табибы Сергей Витальевич Тарасовның чыгышы тыңланды. Аның телмәрендә төп игътибар районда яшәүчеләр арасында үлем очраклары күрсәткече, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен оештыруга юнәлтелде. Аныклап әйткәндә, кеше саны кимүгә китерүче социаль яктан мөһим булган авырулар төркемнәренә кагылышлы күрсәткечләр һәм районда алар буенча күзәтелгән хәл анализланды, алар белән чирләү очракларын кисәтү-профилактика юллары тикшерелде. Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк, җирлектә төп күрсәткечләр буенча хәл начар түгел, байтагы буенча республиканың уртача күрсәткечләреннән дә яхшырак. Шул ук вакытта әлеге вакытта эндокрин системасы авыруларыннан җәфа чигүче райондашлар саны берникадәр артуы һәм аларны кисәтү-профилактикалау җәһәтеннән эшчәнлекне активлаштыру мөһимлеге билгеләнде. Гомумән алганда, соңгы елларда диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен оештыру буенча хәл яхшырды, аларны үтүчеләр саны күпкә артты дип билгеләнде.
Табиблар белән очрашу барышында шулай ук кадрлар, медицина учреждениесен табиблар һәм урта медицина персоналы белән тәэмин итү мәсьәләсе хакында да эшлекле сөйләшү булды. Күпчелек дәвалау учреждениеләрендәге кебек, әлеге мәсьәлә безнең дәваханәдә дә шушы юнәлештә даими эшчәнлек алып баруны таләп итә. Әлеге вакытта районның сәламәтлек саклау тармагында 360тан артык медицина хезмәткәре эшли. Кадрлар белән хәл кискен тора дип әйтеп булмый. Август аенда бирегә табиб-терапевт, педиатр, стоматолог,
кардиолог, оториноларинголог кайтып, эшкә урнашкан. Шунысы сөенечле, дип билгеләп үтте баш табиб, аларның күбесе – үзебезнең райондашларыбыз. Әлеге вакытта үзәк дәваханәгә тар белгечлек табибларын – онколог, хирург, уролог һәм авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктларына фельдшерларны җәлеп итү мәсәьәләсен тормышка ашыру юнәлешендә эшчәнлек алып барыла.
Очрашу барышында дәваханәдә озак еллар хезмәт салган тәҗрибәле табиблар да үзләре эшләгән бүлекләр һәм поликлиника эшчәнлеге турында сөйләп, үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шулай ук яшь табибларның дәваханәдәге эшчәнлек оештыруга, тормыш-көнкүреш шартларына кагылышлы фикерләре тыңланды.
Әйткәндәй, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты чикләрендә төзелеп җиһазланган заманча поликлиникада табибларга һәм медицина персоналына эшләү өчен барлык шартлар тудырылган, пациентларга да уңайлыклар булдырылган.
Бу, әлбәттә, эш күрсәткечләрендә дә чагылыш тапмый калмый. Мәсәлән, дәваханә моннан берничә ел элек яңа туган сабыйлар үлеме күрсәткече буенча республикада “алдынгы” төбәк исемлегендә булса, хәзер мондый аянычлы хәлләргә юл куелмый. Бу табибларның һәм район җитәкчелегенең бердәм тырышлыгы, эзмә-эзлекле алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсе, дип билгеләнде очрашуда. Чара барышында табиблар район халкы үз сәламәтлегенә җаваплы карап, медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны табиблар чакыруын көтеп тормыйча үтсен иде, дигән теләк белдерде. Шулай ук флюорография тикшерүләрен даими үтү, профилактика эшчәнлеген системасы алып бару мөһимлеге дә билгеләнде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җыелышка йомгак ясап, очрашу барышында телгә алынган мәсьәләләр буенча үз фикерләрен белдерде. Ул шулай ук авыл биләмәләрендә яшәүче халык белән очрашу барышында яңгыраган сорау-үтенечләрне дә табибларга, поликлиника мөдиренә җиткерде. Аерым алганда, сораулар терапевтлар аша тар белгечлек табибларына кабул ителүгә язылу, поликлиникадагы язылу буенча һәм “тере” чиратларга кагылышлы булды. Алар буенча анык җаваплар алынды.
Бу җәһәттән үз фикерен белдереп, @Реканс Фәнил улы Ямалеев: “Дәваханәнең материаль-техник базасы заманча, ныклы. Әмма моның белән генә канәгатьләнеп калмый, яңа җиһаз-корылмалар кайтару мәсьәләсендә эшләү активлыгын киметү дөрес булмас. Чакмагыш дәваханәсенә тагын да яңа, заманча аппарат-җиһазлар кайтартуны даими хәстәрләргә кирәк”, – дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук хирургия бүлеге табибларына әлеге бүлектә элекке еллардан үк яшәп килгән күркәм традицияне – буыннар күчә-килешлелеген дәвам итеп, алмашка яшь хезмәттәшләрен – хирурглар һәм анестизиологларны лаеклы әзерләү-тәрбияләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм дәваханә коллективының барлык әгъзаларын алда торган мөһим сәяси вакыйгада – республика җитәкчесен һәм район Советы депутларын сайлауда актив катнашырга чакырды.
Очрашуда өч бала әнисе, гомер юлдашы әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәгән медицина хезмәткәренә якынлашып килгән Белем көне уңаеннан бүләк тапшырылды. Шулай ук берничә дистә ел дәвамында дәваханәдә хезмәт салып, райондашлар сәламәтлеге сагында торган һәм хаклы ялга туктарга карар иткән табиб-фтизиатр Фәрид Фәһим улы Исхаковка тантаналы шартларда бүләк тапшырып, ихлас теләкләр җиткерделәр.