ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Здравоохранение
19 сентябрь 2024, 13:27

Халыкка медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтеләме?

Бүген район үзәк дәваханәсендә бүлек мөдирләре һәм стационар табиблары белән берлектә халыкка күрсәткән медицина хезмәтенең сыйфатын контрольдә тоту, шулай ук дәваханә эшчәнлегенә гомуми бәя бирү максатында баш табиб Сергей Тарасов медицина учреждениесенә рейд ясады.

Халыкка медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтеләме?Халыкка медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтеләме?
Халыкка медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтеләме?

Балалар, терапия һәм хирургия бүлекләрендә булдылар . Һәр бүлектә пациентлар белән аралашып, аларга медицина персоналының мөнәсәбәте, дәвалау туклануы сыйфаты һәм палатада тору шартларын карадылар. Шулай ук баш табиб палаталарның чисталыгын, дару препаратларының булуын тикшерде, коллектив белән медицина ярдәме күрсәтү эшчәнлеген тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрү турында фикер алышты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас