«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты 2019 елның 1 сентябреннән башлап тормышка ашырыла. Гомумдәүләт проект кысаларында халыкка социаль хезмәт, өлкән буын кешеләрен медицина хезмәтләре белән тәэмин итү буенча ерак авылларда мобиль пунктлар эшли башлады.
Бу мөһим чара – өлкән буынга карата кайгыртучанлык, хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә гомер озынлыгын, сәламәт яшәү рәвешен арттыруга ирешү, ягъни кешенең актив чорын озайту да. Монда профилактик караулар һәм диспансерлаштыру хәлиткеч әһәмияткә ия.
Күчмә фельдшер-акушерлык пунктлары Чакмагыш районында да актив рәвештә эшчәнлек алып бара. Өлкәннәр көне алдыннан без дә район ветераннар советы җитәкчесе Идгар абый Еникеев белән берлектә ФАП белән якыннанрак танышырга булдык.
Безнең иҗади төркем ике тәгәрмәчле “дәваханә” пунктын районыбызның иң ерак урнашкан авылларның берсендә – Яңа Балак авылында очрады.
– Әле дә килделәр әле. Кан басымын үлчәттем, мобиль пунктта эшләгән кызларга рәхмәтем чиксез, – дип төшеп килә иде медицина ярдәме күрсәтү автобусыннан Зәмфирә апа Сафиуллина.
– Рәхмәт сүзләрен ишетү икеләтә рәхәт. Без фельдшер булмаган авылларны хезмәтлендәрәбез. Ай саен график буенча авылларда йөрибез. Әбиләребез безне көтеп ала. Әбиләр белән бергә авыллар да өлкәнәя. Күбесен йортларына кереп карыйбыз. Эшемне бик яратам. Хәзер бит район үзәк дәваханәсенә белгечкә язылу системасы бар, өлкәннәр аны аңлап бетерми, аларга табибка приёмга язылырга ярдәм итәм. Безгә 10 авыл беркетелгән. Иртәгә менә Яңа Бирде, аннары Тукай, Николаевка авыллары, – дип санап китте менә инде 18 ел үз эшен яратып башкаручы күчмә ФАП фельдшеры Миләүшә Мәхмүт кызы Насибуллина.
Әйткәндәй, мобиль пункт заманча күчмә диагностика җиһазлары белән тәэмин ителгән. Без әңгәмәләшкән арада Раушания апа Җиһаншина килеп керде. Участок терапевты Гөлфая Дамир кызы Габитова аның да сәламәтлеген тикшереп, киңәшләрен бирде.
– Беренчел диспансерлаштыруны без үткәрәбез. Шунысы сөенечле, район үзәк дәваханәсендә диспансерлаштыру көннәре бар, алар һәр шимбә үткәрелә. Шәһәрләрдә яшәгән, эшләгән балалар әти-әниләрен ял көне дәваханәгә алып бару мөмкинлегеннән файдалана ала.
Шунысын өстәп әйтергә кирәк, медицина хезмәткәрләре кискен респиратор инфекцияләр (ГРИПП) тан вакцина да ясый.
Күчмә ФАП руле артында – Фларит абый Гарифуллин. Медицина өлкәсендә ул инде 30 елдан артык намуслы эшли. 7 ел завхоз булган, 21 ел ашыгыч ярдәм машинасында хезмәт сала, хәзер инде күчмә ФАП автобусына белән идарә итә.
Үткәрелгән тикшерүләрдән соң барысы да мондый ярдәмгә рәхмәтле һәм канәгать калды. – Миләүшәне барыбыз да беләбез, көтеп кенә торабыз, – ди өлкәннәр. Күчмә ФАП хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телик!