ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Здравоохранение
25 сентябрь 2024, 09:50

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Узган атнада Үрнәктәге мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре берлектә авыл китапханәсендә төрле катламнары вәкилләре өчен «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дип исемләнгән мәгълүмати-спорт программасы үткәрделәр.

Сәламәт тәндә – сәламәт рухСәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух

 Чараны оештыручылар анда катнашучыларга сәламәтлекне ныгыту һәм саклау, физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризыклар кулланырга һәм, әлбәттә инде, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәклеге турында сөйләделәр. Һәммәсе дә әңгәмәдә рәхәтләнеп катнаштылар, сорауларга җаваплар кайтардыларр, кызыксындырган сораулар да бирделәр, үзләрен ничек чыныктыруларын һәм дәресләрдән нинди файда алуларын санап чыктылар. Аннары барысы да «Өлкәннәр өчен физик активлык» видеоролигы озатуында бергәләп төрле физик күнегүләр башкардылар. Чарага «Сәламәтлеккә – китап аша» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас