ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
26 сентябрь , 16:05

"Шикәр чире мәктәбе" укулары узды

Бүген Имәнлекүл, Яңа Коты авылларында район үзәк дәваханәсе табиб-эндокринологы Айсылу Фирдәвис кызы Ибраһимова "Шикәр чире мәктәбе" темасына укулар үткәрде.

"Шикәр чире мәктәбе" укулары узды
"Шикәр чире мәктәбе" укулары узды


Бу чарада шикәр чире белән авыручылар кирәкле мәгълүматлар алды. Пациентлар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашты, авыру барышында уңай динамика мисаллары белән бүлеште. Үзконтроль — шикәр диабетын уңышлы дәвалау һәм профилактикалау нигезе. Чираттагы дәрес Яңа Балтач авылында узачак. «Шикәр диабеты мәктәбе»нә алдан язылу район үзәк дәваханәсендә табиб-эндокринолог кабинетында башкарыла . Дәресләр бушлай үткәрелә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: