ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Здравоохранение
30 сентябрь 2024, 06:25

Кисәтелгән, димәк сакланган

Санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

Кисәтелгән, димәк сакланганКисәтелгән, димәк сакланган
Кисәтелгән, димәк сакланган


27 сентябрьдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырыш муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды.
Комиссия утырышында онлайн рәвештә Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнарындагы территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Алия Мирдәлиф кызы Газетдинова да катнашты.
Комиссия утырышында район үзәк дәваханәсе, мәгариф бүлеге, ветстанция вәкилләре катнашты.
Комиссиядә грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары, дәвалау-профилактика учреждениеләренең авыручылар саны эпидемик күтәрелү чорында эшәнлеккә әзерлеге, бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән авыруны киметү чаралары каралды.
Район үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров белдерүенчә, соңгы вакытта республикада һәм районда Грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Бүгенге көндә район үзәк дәвахнәсенә грипптан өлкәннәр өчен 2900, балалар өчен 2540 доза вакцина кайтарылган.
Утырыш нәтиҗәләре буенча санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә гражданнарны иммунизацияләүне вакытында башкаруны тәэмин итәргә, шулай ук грипп, ОРВИ һәм коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча эшне активлаштырырга, дигән карар кабул итте.

Кисәтелгән, димәк сакланган
Кисәтелгән, димәк сакланган
Кисәтелгән, димәк сакланган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас