Узган атнада Уфа районының Шамонино авылында җиңүче авыллар слеты һәм «Аек авыл» республика конкурсын оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Анда безнең район вәкилләре дә катнашты. Чара «Аек авыл» республика конкурсында җиңүче авыллар парады узган сабан туе мәйданында башланды. Анда төрле елларда әлеге масштаблы проектның җиңүчеләре булган Башкортстанның 30 районыннан 51 авыл вәкилләре катнашты. Сәхнәдә үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады, осталык дәресләре, төрле продукция сату күргәзмәләре оештырылды. Моннан тыш, ук ату буенча «Юрмаш уҡсыһы» турниры, «Йөгерек башкорт» йөгерү клубы катнашлыгында җиңел атлетика кроссы стартлары булды. «Аек авыл» республика конкурсын оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы биредәге мәктәптә үткәрелде. Артабан катнашучылар Шамонинода «Сәламәтлек сукмагы» нда һәм Иглин районының Калтыман авылында Гаилә скверында булдылар. Бу объектлар конкурста җиңүчеләр яулаган бүләк акчаларына төзелгән.