ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Здравоохранение
8 октябрь , 16:20

Йөклеләр көне уңаеннан

Район үзәк дәваханәсенең киңәшмәләр залында йөкле хатыннар көненә багышланган чара узды. Аны хатын-кызлар консультациясе мөдире И.И. Галиева ачты.

Йөклеләр көне уңаеннан
Йөклеләр көне уңаеннан

 Ул хатын-кызларны тормышларындагы шатлыклы вакыйга – балага узу белән котлады. Чара чакырылган кунаклар, спикерлар юрист Д.Ф. Насыйрова, гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы, 5 бала әнисе Г.Н. Галиева, медицина психологы Г.Ф. Якупова, акушер-гинеколог Г.Х. Береснева белән берлектә үткәрелде.
Йөкле хатын-кызларга аналарга һәм балаларга ярдәм чаралары, ОРВИ профилактикасы, күкрәк сөтен имезүнең файдасы турында мәгълүмат бирелде, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән балаларның көнчелеген профилактикалау буенча киңәшләр җиткерелде. Аеруча булачак аналарга “Ана корсагындагы рәсем” – боди-арт, уңай девизлы "Минем гаиләм гербы", "Шәм" чаралары кызыклы булды. Очрашу ахырында йөкле хатыннар үзләренең тәэссоратлары белән уртаклашты, аны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: