Барлык яңалыклар
Здравоохранение
20 гыйнвар , 14:15

Фельдшерлар белән оператив киңәшмә

Район поликлиникасының киңәшмәләр залында фельдшерлар белән беренче оператив киңәшмә узды. Мөһим мәсьәләләр һәм планнар турында фикер алышуда баш табиб Сергей тарасов, поликлиника мөдире, өлкән фельдшерлар катнашты.

Фельдшерлар белән оператив киңәшмә
Фельдшерлар белән оператив киңәшмә


Көн тәртибендә Яңа ел каникуллары вакытында үткәрелгән диспансеризация һәм профилактик карау нәтиҗәләре, шулай ук фельдшерлар һәм табиблар арасындагы үзара хезмәттәшлек кебек темалар чыгарылды.
Терапевтлар өчен участокларны яңадан бүлү, участок табибларының 2025 елда фельдшер-акушерлык пунктларына чыгуларын оештыру, 2025 елга эшчәнлекне планлаштыру, шулай ук профилактик прививкалар программалары мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, телефон мошенникларыннан сак булу һәм башка актуаль темалар да күтәрелде.

Фельдшерлар белән оператив киңәшмә
Фельдшерлар белән оператив киңәшмә
Фельдшерлар белән оператив киңәшмә
Фельдшерлар белән оператив киңәшмә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: