Барлык яңалыклар
10
Здравоохранение
28 февраль , 11:05

Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып

Сәламәтлек – иң зур байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Аны югалткач кына бу сүзләрнең никадәр дөрес икәнен аңлыйбыз. Чир-сырхаулар белән табибка барабыз һәм вакытында тиешле медицина ярдәме алу өчен юлыбызда яхшы шартлар,   яхшы белгечләр очравы бик мөһим.

Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
 
Соңгы елларда республикада, шул исәптән районда сәламәтлек саклау өлкәсендә   бик күп эшләр башкарыла, кешеләр сәламәтлегенә җитди игътибар бирелә. Барыбызга да мәгълум булуынча, өч ел элек районыбыз халкы өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга  булды – район үзәгендә яңа заманча поликлинка үз ишекләрен ачты һәм биредә  беренче пациентлар  кабул ителә башлады. Яңа поликлиника  «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты чикләрендә, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм төбәк Хөкүмәтенең ярдәме белән төзелде. Дәвалау учреждениесе сменага 250 кеше кабул итә ала. Аның яңа корпусында өлкәннәр һәм балалар хезмәтләндерелә. 
Узган 2024 елда да районның сәламәтлек саклау өлкәсендә бик күп уңай үзгәрешләр булды. Дәваханә хезмәткәрләре сафына яшь белгечләр килде, заманча җиһазлар сатып алынды, автопарк яңа техника белән тулыланды – "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында  тагын бер автомобильдән ачкыч  тапшырылды. Соңгы елларда районда 10 ФАП төзелде, 2030 елга кадәр шуның кадәр үкне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Сәламәтлек саклау  министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән ярдәм районыбыз өчен олы әһәмияткә ия. Әмма барыннан да элек сәламәтлек саклау учреждениеләренең  төп кыйммәте –  райондашларыбыз гомере һәм сәламәтлеге сагында торучы профессиональ  кадрларның булуы.  
“Әгәр БДМУны 2021 елда тәмамлаучыларның барысы да безнең дәваханәләргә, поликлиникаларга, ФАПларга эшкә килсәләр, табибларга кытлык  булмас иде. Мәсьәлә шунда ки – дипломга ия булган яшь табибларның күбесе белгечлеклекләре буенча эшләми, ә кайберләре шундук шәхси медицинага китә. Күптән түгел федераль дәрәҗәдә кабул ителгән медицина юнәлешендәге югары уку йортларын тәмамлаучылар мәҗбүри рәвештә эшләргә тиешлеге турындагы карарлар аларны сәламәтлек саклау учреждениеләренә беркетергә мөмкинлек бирәчәк. Тик мин һәрвакыт медицина көллиятләрен тәмамлаган яшь белгечләргә игътибар итәргә тәкъдим итәм. Минемчә, кем көллияттән соң  шәфкать туташы, фельдшер, лаборант булып эшләгән – медицинадан беркайчан да китмәячәк. Шуңа күрә аларга югары белем алу мөмкинлеге тудырырга, көллияттән соң югары уку йортында уку  вакытын кыскарту өчен уку программаларын синхронлаштыруны уйларга кирәк.  
  Медицина хезмәткәре авылда ныклап төпләнсен өчен, аның тормышын мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк. 
  Безнең бурыч – медицина ярдәмен бөтен халык өчен дә, шул исәптән ерак авылларда яшәүчеләр өчен дә югары сыйфатлы  һәм уңайлы итү” ,  – диде бу өлкәдәге кадрлар сәясәте турында  республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров. 
Шулай ук төбәк җитәкчесе 2025 елга  сәламәтлек саклау өлкәсендә зур планнар барлыгын белдерде: “Бер үк вакытта Благовещенскийда, Яңавыл, Учалы, Әбҗәлил, Аскын, Бакалы районнарында тагын алты поликлиника  төзибез. Учалыда шулай ук хирургия корпусын тапшырырга ниятлибез. Аллаһ боерса, уртак тырышлык белән Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусын файдалануга тапшырабыз. Һәм әлбәттә, авылларыбызда иске ФАПларны алыштыру эшчәнлеген дәвам итәчәкбез. Агымдагы ел медицина өлкәсендә, һәм анда гына да түгел, уңышлы булыр, дип ышанам”.  
“Яңа заманча поликлиниканың ачылуы райондашларыбызга медицина ярдәмен тиешле дәрәҗәдә алуга булышлык итә. Барлык тикшеренүләр заманча җиһазларда үткәрелә. Поликлиника күптөрле заманча диагностикалау җиһазлары: колоноскопия, ХМТ, бронхоскопия, видеогастроскопия,  югары технологияле ЛОР-корылмасы,  аудиометрия, отоаккустическая эмиссия, назофарингоскоп  җайланмалары   һәм башка төрле аппаратлар белән тәэмин ителгән.   Беренче катта уңайлы булсын өчен заманча рентген комплексы урнашкан. Заманча җиһазлар безгә чирләрне үз вакытында ачыкларга һәм төгәл диагнозлар куярга ярдәм итә. Икенче катта  “тар” белгечлек табиблар кабул ителә. Анда шулай ук хирургия кабинеты, хатын-кызлар консультациясе, офтальмолог,   отолоринголог кабинетлары бар. Икенче катта хатын-кызлар консультациясе, ультратавыш диагностикасы, акушер-гинеколог кабинетлары урнашкан. Бездә моңа кадәр районда булмаган гистероскоп аппараты да бар. Хатын-кызлар әлеге аппаратта тикшерү үтү өчен Уфага юлланырга мәҗбүр иде,   хәзер исә үзебездә  тикшеренәләр, әлеге аппарат ярдәендә процедуралар үтәләр.  
Балачак һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен үстерү – безнең республиканың социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Биредә без булачак әниләр өчен тулы бер блок  бирергә тырыштык. Барысы да һәр нечкәлекләренә кадәр, хатын-кызлар уңайлыгы өчен уйланылган. 
Безнең шундый яңа, уңайлы, зәвыклы, заманча поликлиникабыз булуы барлык медицина персоналы, район халкы өчен дә зур, уникаль, мөһим вакыйга. Моны без күптән көттек һәм моңа бик сөендек. Мондый поликлиника белән һәр район да мактана алмый. Без яңа,  аңлаешлы навигацияле, якты интерьерлы, иркен,  тыныч төсләрдә бизәлгән дәвалау учреждениесендә эшләвебезгә һәм  пациентлар өчен  уңайлыклар булдырылуына чиксез шат”, – ди поликлика мөдире Лилия Рәсим кызы Хакова.
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: