Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” милли проекты гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга, медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Районыбыз да ил һәм төбәк җитәкчелеге куйган стратегик максатларны тормышка ашыруга йөз тотып эшли, проект кысаларында яңа объектлар ачыла.
Күптән түгел районыбызда «Эльмедик» процедура медицина кабинеты ачылды. Медицина белеме һәм алты еллык эш тәҗрибәсе булган Эльмира Миндиярова райондашларыбызның сәламәтлек ихтыяҗларын җиңеләйтте.
Эльмира Миндиярова балачактан медицина өлкәсендә эшләргә хыяллана. Һөнәр үзләштереп, медицина учреждениеләрендә тәҗрибә туплаганнан соң, пациентларны сыйфатлы медицина хезмәтләре белән тәэмин итәрлек медицина кабинетын булдырырга ниятли ул.
Эльмира сәламәтлек саклау өлкәсендә алты елдан артык тәҗрибәгә ия. Бу тәҗрибә аның үз кабинетын ачуга ышанычы өчен нигез була. Пациентларның ихтыяҗларын һәм медицина өлкәсендә эш үзенчәлекләрен белү аңа үз клиентлары өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
“Эльмедик”та төрле медицина хезмәтләре күрсәтелә: биредә анализлар тапшыру, сәламәтлекне тиз һәм төгәл диагностикалау, уколлар һәм инъекцияләр ясау мөмкинлеге бар. Бу хезмәтләр заманча таләпләргә туры килә һәм пациентларга кирәкле медицина ярдәмен уңайлы форматта алырга мөмкинлек бирә.
Эльмира киләчәктә эшчәнлеген киңәйтергә планлаштыра. Моның өчен ул инде дәүләттән субсидия алган, бу аңа алга таба үсеш өчен яңа офыклар ача. “Эльмедик”та ул анализлар һәм процедуралар исемлеген арттырырга, яңа технологияләр һәм җиһазлар кертергә, өстәмә белгечләр җәлеп итәргә тели.
“Эльмира Ирек кызы тәҗрибәсе – күпләр өчен илһамландыргыч үрнәк. Һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе һәм дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә ул үз хыялын тормышка ашырды һәм пациентлар сыйфатлы медицина ярдәме ала торган кабинет булдыра алды”, – ди җәмәгатҗ эшлеклесе, район үзәк дәваханәсе баш табибы Сергей Тарасов.