ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Здравоохранение
3 апрель 2025, 10:25

Льготалы гражданнар даруларга кытлык кичермиме?

Халыкның сәламәтлеген саклауның принцибы – сәламәтлек саклау өлкәсендә аларның хокукларын саклау һәм бу хокукларны дәүләт гарантияләре белән тәэмин итү. Болар төбәк һәм федераль законнар белән дә билгеләнгән.

Льготалы  гражданнар   даруларга кытлык кичермиме?Льготалы  гражданнар   даруларга кытлык кичермиме?
Льготалы гражданнар даруларга кытлык кичермиме?

Мондый гарантияләргә аерым категорияләргә караган затлар, яисә икенче төрле әйткәндә льготалыларны дару препаратлары белән түләүсез тәэмин итү дә керә.
Льготалылар өчен даруларга финанс чыгымнары елдан-ел арта гына бара. Башкортстан Республикасында 2024 елның 1 гыйнварына 769 549 кеше ташламалы дарулар белән тәэмин ителергә хокуклы, шул исәптән федераль ташлама хакларда хокуклар – 304 309 кеше, төбәк ташламасына – 465 240 кеше. Федераль ташламага ия булучылар арасыннан 79 934 кеше (яисә 26,3%) социаль хезмәтләр җыелмасына хокукларын саклап калды.
Район үзәк дәваханәсендә дә махсуслаштырылган медицина ярдәменнән һәркем файдалана алсын өчен хезмәт күрсәтүнең сыйфатына һәм ташламалы хезмәтләндерелүле категориядәге гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә җитди игътибар бирелә. Препаратлар бирүдә тоткарлык килеп чыгу очракларына аерым игътибар юнәлтелә, аларны хәл итү өчен оператив вариантлар тәкъдим ителә. Шул максаттан биредә гражданнарны шәхси кабул итүләр үткәрелә, һәр очрак буенча тиешле аңлатмалар бирелә, килеп туган проблемаларны оператив хәл итү өчен җаваплы затларга йөкләмәләр куела. Ташламалы хаклар дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре сәламәтлек саклау министрлыгы һәм үзәк район дәваханәсенең контролендә. Халыкның барлык мөрәҗәгатьләре күрсәтмәләр булганда алар файдасына хәл ителә. Пациентлар дарулар белән тәэмин ителгән, моны район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов шәхсән үзе дә даими рәвештә контрольдә тота.
“Шушы көннәрдә мин район үзәгендә урнашкан “Башфармация” ДУП даруханәсенең филиалында булдым. Даруханә хезмәткәрләре белән эш моментлары: хезмәтләндерү мәлендә чиратлар булу, дару препаратларын сату һәм саклау турында фикер алыштык. Безнең гражданнарның даруларны тоткарлыксыз алуына инандым. Киләчәктә дә вәзгыятьне күзәтеп баруымны дәвам итәчәкмен. Халкыбызга уңайлырак хезмәт күрсәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Сәламәтлегегезне саклагыз!” – ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов.

Льготалы  гражданнар   даруларга кытлык кичермиме?
Льготалы  гражданнар   даруларга кытлык кичермиме?
Льготалы  гражданнар   даруларга кытлык кичермиме?
Льготалы гражданнар даруларга кытлык кичермиме?
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас