

"Кайгырту поезды"ның күчмә составында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Русия Социаль фонды, республика буенча Медик-социаль экспертизаның төп бюросы, ил юристлары Ассоциациясе, «Ватанны саклаучылар» фонды, район хакимиятләре вәкилләре эшли.
Башкортстанда былтыр старт алган «Хәстәрлек поезды» дигән социаль проект тормышка ашырыла. Ул Башкортстанның район үзәкләреннән ерак авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә социаль ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.
«Хәстәрлек поезды» районыбызның Киндеркүл һәм Иске Ихсан авылларында булды. Компетентлы белгечләр халыкка социаль ярдәм, мәшгульлек, медик-социаль экспертиза, пенсия түләүләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.
Без халыкка социаль ярдәм күрсәтү структуралары вәкилләре белән аралаштык.
Бу хакта БР Гаилә һәм Хезмәт министрлыгының мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәм гражданнарны кабул итү бүлеге башлыгы Лилия Сәитгалина болай ди:
“Кешеләр көндезге сәгатьләрдә дә, кайнар линия буенча да мөрәҗәгать итә, һәм без халыкка үз мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Мин бүген "Хәстәрлек поезды" эшчәнлеге кысаларында без эшли торган барлык структуралар вәкилләре җыелуына бик шат, бу халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә, «Ватанны саклаучылар» фонды да, Пенсия фонды да, шуның нәтиҗәсендә эш моментларының барлык нечкәлекләре турында фикер алышырга мөмкин”.
«Хәстәрлек поезды» эшчәнлегендә шулай ук Чакмагыш районы социаль оешмалары вәкилләре дә катнашты, бу гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтергә һәм кайбер мәсьәләләрне кыска вакыт эчендә хәл итәргә мөмкинлек бирде.