ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Здравоохранение
18 июнь 2025, 05:40

Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен

Республикада һәм районда гомумдәүләт проектлары максатларын тормышка ашыру өчен күләмле эшләр башкарыла

Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өченОзын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен


Соңгы елларда Башкортстаннның сәламәтлек саклау өлкәсендә үсешнең мөһим күрсәткечләре артуы күзәтелә. Бу хакта күптән түгел билгеләнгән Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан үткән чарада әйтелде. Анда чыгыш ясап, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров: “Без ак халатлыларга коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә халкыбызны саклап калганга рәхмәт сүзләрен әйтүдән туктамыйбыз. Шулай ук махсус хәрби операциягә бәйле яңа сынауда да безнең медицина хезмәткәрләре үзен лаеклы күрсәтә. Безнең күп табибларыбыз Русиянең яңа территорияләрендә хезмәт сала. Анда моңа кадәр медицина булмаган дип әйтерлек. Шуңа да сез, чыннан да, могҗизалар тудырасыз дип әйтер идем. Мин моны үз күзләрем белән күрдем һәм шуңа да сезгә рәхмәтлемен. Байтак табибларыбыз генерал Шаймуратов хәрби ордены белән бүләкләнде, чөнки яңа төбәкләрдәге эшегезне еш кына үз тормышыгызга янаган хәвефкә карамый алып барасыз”, – диде ул.
Әлеге чыгышы барышында республика җитәкчесе берничә күрсәткечкә дә тукталды. Үткән 2024 ел йомгакларына ярашлы, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча төбәк беренче урынга чыкты. Тәүге тапкыр Башкортстанда гомер озынлыгы күрсәткече 73 яшьтән артып китте, бу гомумрусиядәге күрсәткечтән югарырак. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек җитди авырулардан вафат булучылар саны да кимеде, шулай ук яңа туган сабыйларның үлем очракларын киметүгә ирешә алдык. Соңгы елларда Башкортстанда сигез эре сәламәтлек саклау объекты күтәрелеп файдалануга тапшырылды. Әле янә берничәсе төзелеш стадиясендә, дип билгеләде ул.
Әйткәндәй, бу күрсәткечләргә ирешү өчен байтак күләмле эшләр башкарылды. Тәү чиратта медицина инфрастуктурасын яңарту, кадрлар белән эшләү аша республикада яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге арттырылды. Шулай ук санлаштыру технологияләрен активрак файдалана башлау табиблар өчен яңа мөмкинлекләр ачты, чирләрне диагностикалау вакытын шактый киметергә ярдәм итте. Агымдагы елдан төбәктә “Озын һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла башлады. Аның чикләрендә медицина учреждениеләрен комплекслы яңарту башкарылачак, алар заманча җиһазлар һәм корылмалар белән тәэмин ителәчәк. “Гаилә” гомумдәүләт проекты чикләрендә хатын-кызлар консультацияләре яңартылып, перинаталь үзәкләр һәм бала табу йортлары заманча җиһазланачак. Шулай ук төбәктә ФАПлар төзү дә рекорды тизлек белән башкарыла. Бүгенге көндә Башкортстанның сәламәтлек саклау системасында илле меңгә якын медицина хезмәткәре эшли. “Земский доктор”, “Земский фельдшер” программалары буенча табиблар һәм урта звено хезмәткәрләре җәлеп ителә. Шулай ук төбәк илдә медицина өлкәсендә санлаштыру технологияләрен һәм ясалма интеллектны куллану җәһәтеннән дә лидерлар арасында. Республикада тәүгеләрдән булып Русиядәге иң эре Сәламәтлек саклау дәүләт мәгълүмат системасы (ГИСЗ) булдырылды.
Илебездә билгеләнгән Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан район үзәк дәвахәнәсендә тантаналы бәйрәм чарасы үтте. Ак халатлыларның һөнәри бәйрәменә багышланган бу тантана барышында анда катнашкан мәртәбәле кунаклар район халкы сәламәтлеге сагында торучыларга ихлас рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Дәваханә коллективын котлап, муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова: “Сезнең хезмәтегез беркайчан да җиңел булмаган, тик ул һәрвакытта да абруйлы, мактаулы хезмәт булып кала. Сез сайлаган һөнәрегезгә, Гиппократ антына тугры булып, үзегезне башкарган эшегезнең чын осталары итеп таныттыгыз”, – диде һәм соңгы елларда дәваханәдә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында башкарылган эшләр, ирешелгән күрсәткечләр турында сөйләде һәм табибларга, урта медицина персоналына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләде. Артабан ул югары һөнәри осталыклары, күп еллык намуслы хезмәтләре белән район халкы ихтирамын яулаган һәм аеруча уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләренә Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыклары Мактау грамоталарын, РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыелышы депутатының һәм республика сәламәтлек саклау министрлының Рәхмәт хатларын, “Мактаулы остаз” билгесен, шулай ук муниципаль район хакимиятенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты В.В.Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, җаваплылыгы чикләнгән “Идел” җәмгыяте һәм “Рәхмәт, доктор!” шәфкатьлелек фонды җитәкчесе Ришат Дамир улы Арсланов, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов та медицина хезмәткәрләренә котлау сүзләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Дәваханәнең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, бердәм тырыш хезмәтнең уңышларга ирешүгә булышлык итүен билгеләде һәм бәйрәм уңаеннан җылы теләкләр әйтеп, үз һөнәрендә иң яхшысы дип танылган хезмәткәрләргә махсус билгеләр һәм үзәк дәваханәнең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм тантанасында шулай ук үзәк дәваханәнең элекке баш табибы, аңа озак еллар дәвамында уңышлы җитәкчелек иткән якташыбыз Салават Зәки улы Гыйззәтуллин да катнашып, коллегаларына тәбрикләүләрен җиткерде. Дәваханәнең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Резеда Рафаил кызы Хәйдәрова озак еллар эшләгән хезмәттәшләренә РФ Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстандагы республика оешмасының Мактау грамоталарын тапшырды.
Тантананы район мәдәният йорты сәхнә осталары Идрис Хәмидуллин, Айгөл Кәримова, Гөлнара Шәймиева, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, Раджеш Зәйнетдинов, Ревенир Гөбәевның җыр-моңнары һәм дәртле биюләре бизәде һәм район халкы сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы шәфкать ияләренә бәйрәм бүләге булды.

Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Озын гомер һәм актив тормышны тәэмин итү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас