

Район үзәк дәваханәсенең көндезге стационар мөдире Лилия Мөхәммәтзариф кызы Латыйпованың «Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау отличнигы» дигән мактау исеменә лаек булуы турында язып чыккан идек инде.
Район үзәк дәваханәсенең терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Гүзәл Рәвил кызы Юлдашева «Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Ул үз эшчәнлегендә тәҗрибә һәм җаваплылыкның никадәр мөһим булуын исбатлады.
Моннан тыш республика башлыгы Радий Хәбиров медицина оешмаларының баш табибларына яңа автомобиль ачкычларын шәхсән үзе тапшырды. Мондый бүләккә безнекеләр дә ия булды.
Мәгълүмат район үзәк дәваханәсенең ВК челтәреннән алынды https://vk.com/wall-104282195_10075