ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Здравоохранение
18 июль 2025, 09:55

Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте

Кичә район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Тарасов Иске Ихсан авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында гражданнарны шәхси мөрәҗәгать-үтенечләре буенча кабул итте. 

Баш табиб искеихсанлыларны кабул иттеБаш табиб искеихсанлыларны кабул итте
Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте

Бу мөһим чараны ул районның иң ерак торак пунктларыннан башларга булган. Иске Ихсан авылындагы ФАП җайлаштырылган, арендага алынган бинада урнашкан. Авылда 140ка якын кеше яши, аларга фельдшер Әлфирә Хәбир кызы хезмәт күрсәтә. Бу көнне баш табибка 10 кеше мөрәҗәгать иткән. “Шунысы куанычлы, бусагадан атлап керүгә үк мөрәҗәгать иткән һәркем авылга хезмәт күрсәтүче медицина хезмәткәре турында җылы сүзләр җиткерде. Авыл халкы үзләренең фельдшерларын бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең төп сораулары дарулар белән тәэмин итүгә һәм республика дәрәҗәсендәге тар белгечләргә язылуга кагылды. Халыкка ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Барлык сорауларны һәм үтенечләрне дә контрольгә алдым”, – дип уртаклашкан бу хакта “Бәйләнештә”ге шәхси сәхифәсендә Сергей Витальевич.
Шулай ук аның билгеләп үтүенчә, Иске Ихсан авылында яшәүчеләрнең 90%тан артыгы диспансерлаштыру һәм планлы медицина тикшерүе узган булуы, табиблар билгеләгәннәрне бик яхшы башкараларулары, кирәк булганда фельдшерларына кабул итүгә барулары куандыра. “Очрашуга килгән һәркемгә актив катнашулары һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең фикерләрегез һәм тәкъдимнәрегез безнең өчен бик мөһим һәм бу, һичшиксез, районыбызда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк”, – ди баш табиб.

Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте
Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте
Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте
Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте
Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте
Баш табиб искеихсанлыларны кабул итте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас