ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Здравоохранение
18 Июля 2025, 06:20

Башкортстанда алты поликлиника төзеләчәк

Башкортстанда алты яңа поликлиника төзелеше дәвам итә, дип хәбәр итте үзенең Телеграм-каналында БР Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.

Башкортстанда алты поликлиника төзеләчәкБашкортстанда алты поликлиника төзеләчәк
Башкортстанда алты поликлиника төзеләчәк


Төзелә торган объектларның берсе — Благовещенск шәһәрендә балалар поликлиникасы. Төзелештә хәзер монолит эшләр алып барыла, стеналарны һәм бүлгеләрне кирпечтән салалар, эчке бизәү һәм түбә ябу эшләре башкарыла, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, тәрәзә блокларын монтажлау, тышкы канализация һәм җылылык, тышкы су белән тәэмин итү һәм территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзелешкә 50 кеше һәм сигез берәмлек техника җәлеп ителгән. Биредәге балалар поликлиникасы «Озак һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелә. "Бу заманча, уңайлы учреждение булачак, анда балалар диагностикадан алып профилактикага һәм дәвалауга кадәр сыйфатлы һәм вакытында медицина ярдәме ала алачак, — дип ассызыклады Артем Ковшов.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас