+22 °С
Яңгыр


Башкортстанда көн саен 10 меңгә якын пациент ташламалы дарулар ала. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының оперштаб утырышында сүз барды. Ведомство җитәкчесе Айрат Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, ташламалар бүлеге хезмәткәрләре 2026 елга медицина оешмаларыннан заявкалар эшкәртүне дәвам итә. Ул билгеләп үткәнчә, көн саен дәваханә вәкилләрен чакыралар һәм һәр учреждениенең сорау-үтенечләрен тыңлыйлар.
Республикада 754 142 кеше дәвалау препаратларына ташламага ия. Аларның саны даими рәвештә арта, чөнки без авыруларны ачыклау темпларын арттырабыз. Боларның барысын да халыкны диспансерлаштыру нәтиҗәсендә эшләп була", – ди Айрат Рәхмәтуллин.
чыганак: Башинформ