ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Здравоохранение
21 июль 2025, 06:30

Чакмагыш районына “Сәламәтлек поезды” килә

Республикада «Сәламәтлек поездлары» маршрутларын дәвам итә.

Чакмагыш районына “Сәламәтлек поезды” киләЧакмагыш районына “Сәламәтлек поезды” килә
Чакмагыш районына “Сәламәтлек поезды” килә

 Быел акция җиденче тапкыр уздырылачак.«Сәламәтлек поездлары» республиканың барлык районнары буенча узачак. Комплекслар составында күчеп йөрүче флюорографлар, маммографлар, сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар бар.
Чакмагыш районы территориясендә "Сәламәтлек поезды" үз эшен 29 июльдән башлап, график буенча 8 августка кадәр дәвам итәчәк.
Сәламәтлек торышын бушлай тикшерү узу һәм тәҗрибәле табиб-белгечләрдән фәһемле киңәшләр алу мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз! “Сәламәтлек поезды”ның килү көне һәм вакыты түбәндәге фотода.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас