ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Здравоохранение
29 июль 2025, 06:40

Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә

“Сәламәтлек поезды” безнең районга да килеп җитте

Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендәМедицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә



Бүген Уфа шәһәренең төрле дәвалау учреждениеләре табиблары халыкны Юмаш авылында кабул итә.
Алты ел элек Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды. Иң яхшы табиблар һәм заманча техника — флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм диагностика үзәкләре тупланган автопоездлар бөтен республика буйлап юлга чыкты.
Бүген “Сәламәтлек поезды” безнең районга да килеп җитте. Табиблар авыл халкын бүген Юмаш авылында кабул итә. Без килгәндә “Сәламәтлек поезды” янына шактый кеше җыелган иде инде. Юмашлылар табибларны ипи-тоз, концерт номерлары белән каршы алды. “Сәламәтлек поезды” Яңа Каръяуды, Әхмәт, Калмашбаш, Сыйрышбаш авыллары халкын да кабул итәчәк. Юмашта табиблар 16.00 сәгатькә кадәр пациентларны көтеп кала. “Сәламәтлек поезды” биредә эшен дүрт көн дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак гәзитебезнең алдагы санында укыгыз.

Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас