ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Здравоохранение
1 Августа 2025, 06:50

Гаиләләргә – файдалы да, тәмле дә ризыклар

Сөт кухнялары продукциясе республикада яшәүчеләр арасында күптән популярлык яулады

Гаиләләргә – файдалы да, тәмле дә ризыкларГаиләләргә – файдалы да, тәмле дә ризыклар
Гаиләләргә – файдалы да, тәмле дә ризыклар


Башкортстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү максатында ачылган “Сөт кухнялары” системасы биш ел дәвамында уңышлы эшли. Бу проект төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлады.
Әлеге автоном дәүләт учреждениесе жиде заманча житештерү мәйданчыгын берләштерә. Алар Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Белорет, Сибай шәһәрләрендә һәм Югары Кыйгы авылында эшчәнлек алып бара, диетик сөт продукциясе 130дан артык тарату пункты аша кулланучыларга житкерелә. Шул исәптән мобиль тарату пунктлары да эшли, халыкка уңайлы булсын өчен төбәкнең сигез иң эре сәүдә үзәгендә дә программа гамәлгә кертелгән 2019 елдан башлап 100 меңнән артык кеше махсуслаштырылган сөт ризыкларын түләүсез алды. 2024 елда аларның саны 27900дән артык булды. Алар арасында – йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр, әз тәэмин ителгән һәм сабыйларны тәрбия-опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балалар. 2023 елда бу исемлеккә махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләрнең гаиләләре дә өстәлде. Әйткәндәй, быел төбәктә игълан ителгән Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елында яугир-ветераннарның якыннары “Сөт кухнясы” продукциясен бушлай алу хокукына ия була. Бу карар программадан файдаланучылар санын 1,5 мең кешегә арттыра. Әлеге саннар шушы программаның республика өчен бик мөһим булуын дәлилли.
“Берничә ел элек без республикада сөт кухняларының төбәк челтәрен булдырдык, берничә завод төзедек, продукция житештерүне жайга салдык, – дип билгеләде Радий Фәрит улы Хәбиров. – Тик безнең бурыч – ирешелгән уңышларда тукталып калмыйча, алга таба бару. Нинди объектлар төзиячәгебезне, продукция төрләрен ничек арттырачагыбызны белү мөһим. Урындагы чималдан тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы продукция житештерүче “Сөт кухнялары” балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кирәк, дигән нәтижәне моннан берничә ел элек үк ясадык”.
Әйткәндәй, бүгенге көндә сыйфатлы урындагы чималдан житештерелгән сөт, эремчек, кефир һәм йогуртлар алда санап үтелгән ташламаларга ия булган гражданнарга гына тапшырылмый, әлеге сөт ризыкларын һәр теләгән кеше дә сатып алырга мөмкин. Төбәк Башлыгы республиканың Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләренә проектны артабан үстерү планын әзерләргә кушты. Алар мөмкин кадәр анык, куллану вакытлары күрсәтелгән яңа продуктларга һәм объектларга, тапшыру нокталарына кагылышлы булырга тиеш, диде республика житәкчесе.
Төбәкнең “Сөт кухнялары” системасында тулысынча табигый составлы продукция житештерелә. Бу стандарт өлкәннәр өчен сөт ризыклары әзерләнгәндә дә кулланыла. Ул урындагы фермер хужалыклары тапшырган сөттән, бернинди ясалма кушылмаларсыз һәм майлылык буенча бөтен таләпләр төгәл үтәлеп эшләнә. Продукция шулай ук яңартылган “Хәләл” сертификатына да ия. Үткән елда балалар эремчеге “Русиянең иң яхшы 100 товары-2024” конкурсы лауреаты исеменә лаек булды, ә 3,2% куелыктагы сөт “Безнең бренд” бәйгесендә Гран-при алуга иреште.
Учреждение даими рәвештә үсеш аспектларын камилләштерергә омтыла. Биредә 32 берәмлек продукция – сөт, эремчек, кечкенә балалар өчен төрле тәмгә ия булган һәм төрле тышлыкка салынган йогуртлар, балалар печеньесы, шулай ук яңа төрле ризыклар – өч яшьтән өлкәнрәк балалар һәм өлкәннәр өчен ПЭТ-шешәләргә тутырылган сөт һәм кефир, сөт өсте, эремчек житештерелә. Агымдагы 2025 елда да өлкәннәр өчен сөт ризыклары ассортиментын киңәйтү максат итеп билгеләнгән.
Безнең Чакмагыш районында “Сөт кухнясы”ның тарату пункты 2021 елның июнендә эшли башлады. Ул Ленин урамы, 74/1 санлы йорт адресы буенча урнашкан. Аңа кадәр мохтаж гаиләләргә бу продуктлар урындагы дәүләт аптекасында тапшырыла иде. Сөт кухнясы өчен булдырылган 32 квадрат метрлы бина барлык таләпләргә туры килә, анда ремонт эшләнгән, керү урыны сәламәтлек торышы буенча хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен пандус урнаштырылган. Сөт продукциясе атнага 2 тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрдә ташламалы категорияле якташларга тапшырыла. “Бала үстерүче гаиләләр
өчен сизелерлек дәүләт ярдәме бу. Ата-аналар мондый хезмәт күрсәтелүенә рәхмәтле”, – ди тарату пунктында хезмәт салучы Миләүшә Ибраһимова. Без тарату пунктында булган кыска гына вакытта да сөт ризыкларын берничә якташыбыз килеп алды. “Балалар моннан алган сөт, йогуртны яратып ашыйлар, сәламәтлекләре өчен файдалы, ышанычлы бу продуктларның бушлай тапшырылуына без дә бик шатбыз”, – диләр алар.

Гаиләләргә – файдалы да, тәмле дә ризыклар
Гаиләләргә – файдалы да, тәмле дә ризыклар
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас