

Чакмагыш районында «Сәламәтлек поезды» эшенә йомгак чыгарырга вакыт. «Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе кысаларында табибларның мобиль бригадасы халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен, районыбызның торак пунктларында авыл халкын кабул итте. Акция кысаларында авыл халкында төрле юнәлешләр буенча квалификацияле табиблар белән киңәшләшү мөмкинлеге булды. Алар терапевт, кардиолог, гинекологка керә алды, маммография үтте һәм башка анализлар бирде. 7-8 август көннәрендә мобиль бригада йомгаклау пунктында –Сыйрышбаш авылында эшләде.
Акция чорында районыбызның 2000нән артык кешесе комплекслы тикшерүләр узып, табиб-белгечләрнең киңәшләрен алды.
Табаб-кардиолог – 309, травматолог – 90, онколог – 47, терапевт – 613, акушер-гинеколог – 204, эндокринолог – 112, фельдшер – 613 кешене кабул иткән.
Социаль әһәмиятле авырулар булган барлык пациентлар диагнозны төгәлләштерү өчен республиканың төрле учреждениеләренә тикшеренү үтәргә җибәрелгән, аларга дәвалау билгеләнгән, киңәшләр бирелгән. “Район үзәк район дәваханәсе коллективы һәм район халкы исеменнән әлеге акцияне уздырган табиблар командасына һәм белгечләргә рәхмәт белдерәм”, – ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Сергей Тарасов.