+22 °С
Яңгыр


Чара барышында фельдшер Әлфинә Рәүф кызы авыл халкына сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге, дөрес туклану, даими физик активлык һәм авыруларны профилактикалау турында җентекле мәгълумат җиткерде. Чарада гигиенага, йокы режимына һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуга аерым игътибар бирелде. Анда катнашучылар балалар һәм өлкәннәрдә үз сәламәтлекләренә сакчыл караш формалаштыруга ярдәм итүче
сәламәтлекне ныгыту буенча киңәшләр белешмәлекләре һәм борчыган сорауларына җаваплар алдылар.