ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Здравоохранение
3 октябрь 2025, 07:30

Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә

Быел да Чакмагыш районы халкын “Сәламәтлек поезды” хезмәтләндерде

Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендәМедицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә

 

Алты ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычы белән “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды. Иң яхшы табиблар һәм заманча техника — флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм диагностика үзәкләре тупланган автопоездлар бөтен республика буйлап юлга чыкты.
Проект республика гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, җитди авыруларны беренчел стадияләрдә ачыклауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шулай ук Башкортстанда яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Менә инде алты ел рәттән табиблар безнең район халкын да хезмәтләндерә. Быел “Сәламәтлек поезды” чираттагы тапкыр безнең районга да берничә тапкыр килде. Беренчеләрдән булып ул Юмаш авылында тукталды.
Район үзәк дәваханәсенең күчмә фельдшер-акушерлык пунктыннан, республика клиник дәваханәсенең флюорографыннан һәм 21 санлы клиник дәваханәнең маммографы һәм каралу кабинетыннан торган авто- колоннаны үзешчәннәр икмәк-тоз, чәк-чәк һәм кымыз тәкъдим итеп милли киемнәрдә каршыладылар, концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Тарасов, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Гарифуллина табибларны сәламләп, эшләрендә уңышлар теләде.
Артабан әлеге модульләр авыллар халкын хезмәтләндерә башлады. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе барышында төбәкләргә чыгып халыкның сәламәтлеген тикшерүдә Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе һәм республика кардиология үзәге, 21 санлы клиник дәваханәнең күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм фельдшер- акушерлык пунктлары, флюорографлары һәм маммографлары, диагностика үзәкләре һәм республика стоматология поликлиникасы модуле һәм аларны хезмәтләндерүче медицина хезмәткәрләре катнашты.

– Ярый килделәр әле. Мобиль пунктта эшләгән табибларга рәхмәтем чиксез, безгә район үзәгенә барып йөрисе юк, – дип төшеп килә иде медицина ярдәме күрсәтү автобусыннан Мөния Гыйният кызы Газизова.

– Рәхмәт сүзләрен ишетү икеләтә рәхәт. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясенең төп асылы – ерак авылларда яшәгән халыкка медицина хезмәте күрсәтү, авыр чирләрне башлангыч стадиядә ачыклап, республика медицина учреждениеләренә дәваланырга җибәрү”, – ди республика кардиология үзәгенең табибә-кардиологы Флүрә Суфиян кызы Туктарова.
Район үзәгенә һәм башкала дәваханәләренә барып тормыйча гына дистәләрчә кешеләр үз сәламәтлекләре торышын тикшертеп, тәҗрибәле табиблардан киңәшләр, дәваланырга тәкъдимнәр алды. Урындагы фельдшер-акушерлык пунктында башкала табибларына һәм медицина персоналына иртәнге, көндезге һәм кичке аш оештырылды, ял итеп алу өчен тиешле шартлар тудырылды. Башка авылларда да “Сәламәтлек поезды”ндагы медицина һәм хезмәтләндерү персоналларына яхшы мөгамәлә күрсәтелде, авыллар халкы үзләрен борчыган авырулар симптомнары белән мөрәҗәгать итеп, сәламәтлекләре торышын тикшертте, табиблардан киңәшләр һәм дәвалау курсы алды. Маршрут артабан тирә-як районнарда дәвам итәчәк һәм ноябрьгә кадәр алар шулай ук меңәрләгән кешеләрне тикшерәчәк. БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, мондый хезмәтләндерүләр алдагы елларда да дәвам итәчәк. Райондашларыбызга исә табиблар киңәшләрен төгәл үтәргә, сәламәтлекләрен кайгыртып яшәргә киңәш итәбез.
“Сәламәтлек поезды” Яңа Каръяуды, Әхмәт, Калмашбаш, Сыйрышбаш авыллары халкын да кабул итте.
Чакмагыш районында «Сәламәтлек поезды» күчмә медицина комплексы эшчәнлеге йомгаклары турында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Тарасов белән сөйләштек.
“Чакмагыш районында «Сәламәтлек поезды» эшчәнлегенә йомгак чыгарырга вакыт. «Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясе кысаларында табибларның мобиль бригадасы халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен, районыбызның торак пунктларында авыл халкын кабул итте. Акция кысаларында авыл халкына төрле юнәлешләр буенча квалификацияле табиблар белән киңәшләшү мөмкинлеге тудырылды. Алар терапевт, кардиолог, гинекологка керә алды, маммография үтте һәм башка анализлар бирде.
Акция чорында районыбызның 2000нән артык кешесе комплекслы тикшерүләр узып, табиб-белгечләрнең киңәшләрен алды.
Табиб-кардиолог – 309, травматолог – 90, онколог – 47, терапевт – 613, акушер-гинеколог – 204, эндокринолог – 112, фельдшер – 613 кешене кабул иткән.
Социаль әһәмиятле авырулар булган барлык пациентлар диагнозны төгәлләштерү өчен республиканың төрле учреждениеләренә тикшеренү үтәргә җибәрелде, аларга дәвалау билгеләнгән, киңәшләр бирелде. “Үзәк район дәваханәсе коллективы һәм район халкы исеменнән әлеге акцияне уздырган табиблар командасына һәм белгечләргә рәхмәт белдерәм, – ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Сергей Тарасов.

Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Медицина ярдәме – тәгәрмәч өстендә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас