Барлык яңалыклар
Здравоохранение
7 октябрь 2025, 12:15

Рапатта – өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты

Авылда медицина пункты булу – биредәге халык өчен зур шатлык һәм бәхет. Авыл халкы көнкүрештә нинди медицина ярдәме кирәксә дә, авырып китсә дә фельдшерларга мөрәҗәгать итә, шунда йөгерә.

Рапатта – өр-яңа  фельдшер-акушерлык пункты
Рапатта – өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты

 Соңгы елларда авыл җирендә яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып, республика җитәкчелеге тарафыннан күләмле эшләр башкарыла. Шуларның берсе – фельдшер -акшерлык пунктлары төзү. Ел саен авылларда уңайлы, заманча ФАПлар ачылу әйтеп бетергесаез олы әһәмияткә ия.
Республика көне алдыннан Рапат авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Аның эшчәнлегенә видеоэлемтә режимында республикадагы 8 ФАП белән бер үк вакытта Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров старт бирде.
Аны тантаналы ачу чарасында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов, муниципаль район Советы депутаты Ирек Марс улы Усманов, Рапат авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров, авыл халкы катнашты.
Әлеге көтеп алынгын шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты һәм "Бердәм Русия" партиясенең "Халык программасы" ярдәмендә тормышка ашты. Хәзер исә рапатлылар барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган уңайлы шартларда медицина ярдәме алачак, диспансерлаштыру, вакцинация узачак. Кабинетлар кирәкле җиһазлар, шул исәптән ЭКГ аппараты һәм Интернетка чыга торган компьютерлар белән җиһазландырылган.

Язманың дәвамы – киләсе санда.

Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас