Барлык яңалыклар
Здравоохранение
10 октябрь 2025, 15:50

Авыл өчен зур бәйрәм булды ул

Районыбызда тагын бер модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул

 

Авыл халкының тормыш сыйфатын арттыруга йөз тоткан программаларның әһәмияте зур. Шулар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, төзекләндерүгә багышланган киңкүләм проектлар аерым игътибарга лаек.
Һәр авыл өчен фельдшер пункты – ул иң мөһим һәм кирәкле урыннарның берсе. ФАП ачылу – авылда яшәүчеләр өчен олы әһәмиятле вакыйга, шуңа күрә ул районда һәрвакыт бәйрәм кебек уза.
Башкортстан – Русиядә ФАПларны яңарту буенча лидерлар рәтендә. Ел саен авылларда уңайлы, заманча ФАПлар ачыла. Бу – урындагы халык өчен олы сөенечле вакыйга һәм әйтеп бетергесез олы әһәмияткә ия.
Гәзитебез битләрендә хәбәр итүебезчә, Республика көне алдыннан Рапат авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Аның эшчәнлегенә видеоэлемтә режимында республикадагы 8 ФАП белән бер үк вакытта Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров старт бирде.
Бүген шулай ук районыбызда тагын да шундый шатлыклы вакыйга Сыйрышбаш авылында да булды. Биредә “Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү” төбәк проекты чикләрендә пациентларны кабул итү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган чираттагы модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
6 октябрьә узган оператив киңәшмәдә Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстанда медицинаның авыл җирендәге ролен һәм әһәмиятен һәркем аңлый.
«Без, иң мөһиме, күп ФАПлар төзергә мөмкин икәнен аңлыйбыз, әмма әгәр сез – авыруларга каршы көрәш сафында торган фельдшерлар булмасагыз, бернәрсә дә булмаячак. Без Сезгә рәхмәт әйтәбез һәм алдыгызда түбән баш иябез. Сезгә сәламәтлек телибез һәм без бу эшне (ФАПларны ачу) дәвам итәчәкбез”, – диде Радий Фәрит улы.
Төбәк Башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада ике меңнән артык ФАП эшли һәм аларның һәр өченчесе яңартылган.
“Алда эш күп, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – ФАПларның нинди булуын исегезгә төшерегез. Үткән гасырдан да түгел, ә үткән гасырдан алда шартларда эшләүче – утын ягып җылыту, салкын су белән. Бәлки, эстетика күзлегеннән караганда, бу яхшыдыр да, кешеләр хәзер искелеккә тартылалар, әмма медицина күзлегеннән карасак, бүген инде мондый хәлгә юл куярга ярамый. Мин бу хакта муниципалитетлар башлыклары белән беренче сөйләшүләребезне хәтерлим, алар бу мәсьәлә аларның җаваплылык зонасында түгел, дип санаганнар иде. Юк, бу – безнең өчен уртак җаваплылык зонасы. Һәм, әлбәттә, фельдшерларны сакларга кирәк. Алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә бар”.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, Башкортстан Республикасы Русиядә ФАПлар саны буенча алдынгылар рәтендә тора. Республиканың авыл халкына медицина ярдәмен 2 071 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында республикада 608 модуль конструкция урнаштырылган (2025 елга план – 134 конструкция, бүгенге көнгә 124 конструкция урнаштырылган).
Республикада ФАПларның 30%тан артыгы авария хәлендә булган, модульле конструкцияләр әлеге ФАПларга, шулай ук искергән – еш кына бүрәнәдән буралган, санузелларсыз, анда әлегә кадәр мич ягып җылыту кулланылган ФАПларга алмашка килгән.
Сыйрышбаш авылында яшәүчеләрне яңа объект ачылу белән муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов, Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, “Рәхмәт, доктор” хәйрия фонды директоры Ришат Дамир улы Арсланов котладылар.
– Әле атна башында гына Рапат авылында ФАП ачылу тантанасында катнашсак, бүген инде без шундый ук шатлыклы сәбәп белән Сыйрышбашта җыелдык. Барлык авыл халкы да сау-сәламәт булсыннар, авылда бәбиләр туып торсын, ә медицина хезмәткәрләренә инде озын-озак шушында тырыш хезмәт салып, халкыбызның сәламәтле сагында торуларын телим, – диде Фаил Әхнәф улы Ишморатов әлеге ФАПны төзүдә һәм тирә-ягын ямьләүдә зур өлеш керткән Гамил Әсгать улы Гыйләҗев, Илдар Әмирҗан улы Гәрәев, Илнур Рәфил улы Шәрәфетдиновны муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләп.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Сергей Витальевич Тарасов Тарасов та биредә җыелучы халыкның шатлыгын уртаклашып, әлеге ФАПны төзүдә барысы да уңайлы килеп торуында сыйрышбашлыларның ролен билгеләп, рәхмәт җиткерде.
– Бу – безнең 12нче ФАП. Быел менә ике шундый яңа объект ачтык. Алдагы елга тагын ачачакбыз. 2030 елга кадәр тагын 8 ФАП төзелеп, сафка кертеләчәк. Барлыгы 20 булырга тиеш. Минем бер моментны билгеләп үтәсем килә: ФАПлар төзгәндә төрле нюанслар була: әле җире туры килми, әле документациясе һәм башкасы. Сыйрышбаш авылы халкы, мөгаен, шундый яхшы күңелле кешеләрдер: ФАП җайлы гына төзелде, төзелеш барышында бер проблема да килеп тумады. Тиз генә участогы да сайланды, яхшы подрядчиклар да туры килде. Лицензияне дә бер баруда ук алып кайттык. Минем тәҗрибәмдә барысы да уңай килеп торган, тиз булган бу шундый беренче очрак булды. Чыннан да, биредә яхшы кешеләр яшәгәнгә шулайдыр ул. Шуңа күрә сезгә зур рәхмәт, – диде баш табиб.
“Рәхмәт, доктор” хәйрия фонды директоры Ришат Дамир улы Арсланов та һәммәсен дә сөенечле вакыйга белән тәбрикләп, ФАПка бик кирәкле бүләк – принтер тапшырды.
Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов та авылдашларын котлап, Сыйрышбаш авылында 40 ел фельдшер булып эшләгән, бүгенге көндә хаклы ялда булган Нурдидә Әфләх кызы Исмәгыйлевага туган көне уңаеннан бүләк тапшырды. Винер Нәҗип улы Ямалетдинов, Илфат Фәрит улы Локмановны Рәхмәт хатлары белән билгеләде.
Кызыл тасманы кискәч, тантана кунаклары тупса аша бина эченә уздылар. Бинада югары сыйфаттагы медицина ярдәме күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә бар: якты, җылы, уңалы. ФАП өр-яңа заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Авыл халкы да бина белән танышты, озак еллар эшләвен теләде.
“Авылыбызда яңа заманча җиһазландырылыган медпункт ачылу – барыбыз өчен дә бик зур шатлык, чөнки без барыбыз да яңа туган сабыйдан башлап өлкән кешеләргәчә – һәрвакыт медицина ярдәменә мохтаҗбыз. Үзебезгә кирәкле барлык мәгълуматларны, авырып китсәк – беренче ярдәмне үзебезнең ФАПта алабыз. Авыл халкы хөрмәтен яулаган, тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булган фельдшерларыбыз һәрвакыт безгә ярдәмгә килергә әзер торалар. Без аларга бик зур рәхмәтлебез. Алдагы көннәрдә үзләренә дә сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар телибез”, – дигән ихлас теләкләрен җиткерде Сәкинә апа Насыйбуллина.
“Авылыбызда бүген яңа ФАП ачылуга без бик шатбыз. Сыйрышбаш авылында 410 кеше яши. Хезмәттәшем Илмира Рифгать кызы белән Сыйрышбаш һәм Кәшәк авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәбез. Яңа ФАПта яңа ЭКГ аппараты бар, ул компьютерга тоташтырылган. Без ЭКГ төшереп җибәрәбез, бу рәсем шунда ук үзәк дәваханәдә күренә, кардиолог аны укый ала. Яңа дефибриллятор да, кислород баллоны да кайтты. Шикәр күләмен, холестиринны, күз басымын үлчи торган аппаратыбыз да, алкотестер да бар. Бу җиһазлар безгә яңа ФАП белән бергә кайтты, дисәк тә була. Алар халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бик кирәкле. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров, БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәзиф улы Рәхмәтуллин, муниципиаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, баш табибыбыз Сергей Витальевич Тарасовка зур рәхмәт белдерәбез.
Мин – Таскаклы авылы кызы. Сыйрышбаш авылы егетенә кияүгә чыктым. Һөнәри юлым Уфада башланды, кияүгә чыккач, шушы авылга эшкә кайттым. Ул вакытта монда фельдшер булып Нурдидә апа эшли иде. Аның белән ул пенсиягә киткәнче берничә ел эшләдек. Нурдидә апа минем остазым булды. Остазым янында мин күп яңа һөнәрләргә ия булдым, аңардан күп нәрсәләргә өйрәндем. Медицина тармагында 28 ел эшлим. Эшемне бик яратам. Авылдашлар белән тату булып, уртак тел табып эшлибез. Аллаһка шөкер, эш шартлары яхшырды, биредә уңайлыклар тудырылды. Алдагы көннәрдә дә хезмәттәшем Илмира Рифгать кызы белән бергә исән-сау эшләргә язсын. Барыгызга да сәламәтлек һәм озын гомер телим”, – диде 30 елга якын фельдшер булып хезмәт салучы Миләүшә Рәшит кызы Гәрәева.

Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Авыл өчен зур бәйрәм булды ул
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас