Үсеп килүче буынның сәламәтлеге – республика җитәкчелегенең өстенлекле эшчәнлегендәге мәсьәләләренең берсе. Республикада мәктәп медицинасы планлы үсештә, стоматология кабинетлары ачыла һәм модернизацияләнә.
Төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән тормышка ашырылган “Взлетай” мәгариф проекты чикләрендә республика мәктәпләрендә “Сәламәт елмаю” (“Здоровая улыбка”) модулен тормышка ашыру дәвам итә. Бу проект нигезендә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә стоматология кабинеты ачылды.
“Заманча кабинетларның берсе безнең мәктәптә ачылуы аеруча сөенечле. Белем учреждениесендә теш дәвалау кабинеты булдыруда ярдәм иткән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, мәгариф бүлегенә рәхмәтлемен”, – ди аның директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов.
Әйтеп үтәргә кирәк, кабинетны төзекләндерү һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан 1 миллион 388 мең сум акча бүленгән.
Стоматология кабинеты Республика көне уңаеннан мәктәпкә зур бүләк булды: укучылар сөенеп туялмады. Бу көнне барлык уңайлыклар булдырылган кабинетта теш табибы Радим Хәбибуллин беренче пациентларны да кабул итеп өлгерде.
"Бу эшне безнең иң яхшы практикаларыбызның берсе дип саныйм. Без укучыларга балачактан ук тешләрен сакларга булышабыз, табиблардан курыкмаска өйрәтәбез һәм балаларны уңайлы шартларда дәвалыйбыз.”
Укучыларга караганда укытучылар да бигрәк шат: “Сөенеп туялмыйбыз. Безнең эштә аеруча дәваханә юлында йөрергә вакыт юк. Мәктәп эчендә шундый уңайлы стоматология кабинеты булдырганнары өчен республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт”, – ди Ирина Риф кызы Гыйләҗева.
Әйткәндәй, республика мәктәпләрендә барлыгы 584 лицензияле медицина пункты, 233 табиб-педиатр һәм 570 урта медицина белеме булган хезмәткәр исәпләнә. Медпунктларның функционалы ашыгыч ярдәм күрсәтүдән алып сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга кадәр бурычларның киң спектрын колачлый. Һәм, әлбәттә, даими профосмотрлар узып тора. 2025 елның 9 аенда гына да андыйларны 430 363 укучы узган. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе ¬¬¬– стоматология.
Соңгы биш елда “Взлетай!” белем бирү проектының "Сәламәт елмаю" модуле кысаларында заманча җиһазландырылган 110 яңа мәктәп стоматология кабинеты ачылды. Моннан тыш, ике ел эчендә программаны эшләтеп җибәргәнче үк эшләгән 24 кабинет яңартылган.
Республикада барлыгы 255 стоматология кабинеты эшли, анда педагоглар да тешләрен дәвалата ала. Уку елы башыннан бирле табиблар 27 109 баланы һәм 1 064 укытучының тешләре сәламәтлеген караганнар . Бу эш бүген дә дәвам итә.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2028 елга кадәр республиканың балалар поликлиникалары мәктәпләрдә һөнәри карау өчен 18 күчмә медицина комплексы алачак. Шулай ук 500 һәм аннан да күбрәк бала укый торган һәр мәктәптә заманча, матур итеп бизәлгән стоматология кабинетлары булдыру бурычы планлы рәвештә хәл ителә.
"Башкортстан – мәктәп стоматологиясе хезмәте эшли торган төбәкләр арасында лидерларның берсе. Без мәктәпләрдә стоматология кабинетларын саклап кала, ә соңгы елларда аларның санын арттыра алдык.”
"Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме. Бу елмаюларның сәламәт булуы икеләтә яхшы. Без, өлкәннәр, Башкортстанда шулай булсын өчен бик тырышабыз.”